Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-ат кибеттән бер шешә аракы урлаган

Бәркәтә авылында бер ир-ат, сатучыга пычак белән янап, кибеттән бер шешә аракы алып чыккан.

26 августтан 1 сентябрьгә кадәр район полиция бүлегенең дежур частенда 36 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатылган. Полиция участок уполномоченныйлары 17 административ беркетмә төзегәннәр.

Бер атнада районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда имгәнүчеләр юк. Бу чорда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган.

Полициягә Чирмешәндә законсыз рәвештә елга комын ташулары хакында хәбәр иткәннәр. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Әлмәт кешесе скважина территориясеннән торба урлаган билгесез затны җаваплылыкка тартуны сорый.

Мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев