Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында бер ир-ат алтын алкалар урлаган

Район үзәгендә яшәүче хатын-кыз үзенең алкаларын урлаган билгесез адәмне җаваплылыкка тартуны сорый.

12-18 августта район полиция бүлегенең кизү частенда 38 хәбәр кабул ителгән. Полиция участок уполномоченныйлары 27 административ беркетмә төзегән. Бу чорда 2 җинаять эше кузгатылган.

Бер атна эчендә өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер кеше зыян күргән. Гомумән, районда юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы ачыкланган. Ике машина йөртүчегә автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җавап бирергә туры киләчәк. 

"Булгарнефть" җәмгыятенең скважинасыннан 4 эшермә - задвижка урлаулары хакында хәбәр булган. Матди зыян күләме ачыклана.

Яңа Элмәле авылыннан хатын-кыз - ишегалдына кереп, үзенә һөҗүм иткән авылдашын җаваплылыкка тартуны сорый. Теге кеше акча да таләп икән.

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү алып барыла.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы бүлеге штабыннан алынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев