Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 16 вазифаи зат ялган мәгълүмат биргән

Бу елның үткән 9 аенда район прокуратурасы коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарның үтәлешенә кагылышлы 26 хокук бозу очрагы ачыклаган. Аларны бетерү максатында 6 күрсәтмә бирелгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республиканың Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссиясе утырышында эшкуарлар тарафыннан законнар үтәлеше һәм әлеге процессларны күзәтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аянычлы фаҗигаләргә китерә.  Әнә берничә ел элек "Адмирал" базарындагы янгында, "Булгария" теплоходы һәлакәте нәтиҗәсендә 122 кешенең гомере өзелде. Производствода һәм ял итү урыннарында бәхетсезлек очраклары булып тора. 2020 елдан башлап, респубдликада бары төзелеш тармагында гына да 34 кеше зыян күргән. Бизнес вәкилләре закон таләпләрен үтәсә, мондый хәлләр булмас та иде.

Районда исә керемнәр турындагы белешмәләрне тикшерү барышында быел 16 вазифаи затның дөрес булмаган мәгълүмат бирүе ачыкланган. Җитәкче урында утыручы кешегә үз кул астына эшкә ирен яки хатынын, якын туганын алырга ярамый. Алган очракта, ул бу хакта хокук органнарына белешмә бирергә тиеш.

-Район прокуратурасы тарафыннан мониторингны гамәлгә ашыру барышында коррупциоген факторларны үз эченә алган 20 норматив хокукый акт ачыкланды, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. – Шулай ук район җирле үзидарә органнары карарларын һәм карар проектларын өйрәнү барышында 17 коррупциоген фактор мәгълүм булды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X