Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында 90 литрдан артык легаль булмаган алкоголь әйләнештән алынган

Ел башыннан районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, шул исәптән 52,5 литр спиртлы, 3,7 литр өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясе һәм 5 литр сыра, 27,5 литр аракы Казахстаннан кертелгән. Узган биш айда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне...

Ел башыннан районда 91, 7 литр легаль булмаган алкоголь һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алынган, шул исәптән 52,5 литр спиртлы, 3,7 литр өйдә җитештерелгән алкоголь продукциясе һәм 5 литр сыра, 27,5 литр аракы Казахстаннан кертелгән.

Узган биш айда район территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуның 19 факты теркәлгән, 13 очракта спиртлы эчемлекләрне өйдән сатучыларны тоткарлаганнар, шулай ук машинадан да алкоголь "урнаштыручылар" булган.
Ялган аракы сатучылар һәр авылда бар диярлек, узган чорда Чирмешән, Кара Чишмә, Әккәрәй, Лагерка, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Яңа Элмәле, Ишлинка авылларындагы законсыз "сәүдәгәрләргә" карата административ беркетмәләр төзелгән. Биш айда икешәр тапкыр эләгүчеләр дә бар. Әйтик, шундыйлардан Кара Чишмә авылында яшәүче бер ир- ат полиция хезмәткәрләренә бик яхшы таныш. Нигездә, алар штраф түлиләр дә аракы сатып сәүдә итүләрен дәвам итәләр.
Кайбер очракта куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукцияне җитештерү, саклау һәм сату өчен җинаять эше дә кузгаталар. Биш айда әлеге статья буенча өч "сәүдәгәр" суд каршына баскан.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы аракы алкоголь продукциясен законсыз сату

2
X