Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районы суды Әлмәт районының ике кешесен кабель урлаган өчен хөкем иткән

Район суды күрше районның ике кешесен кыйммәтле кабель урлаган өчен хөкемгә тарткан. Аларга мәҗбүри эшләр җәзасы бирелде.

Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек Виктор Зотов һәм 42 яшьлек Алексей Малахин гаилә бюджетларын әнә шулай милек урлап тулыландырмакчы булганнар. Кыюлык өчен бераз “төшереп” аларлар. Аннан таныш хатын-кыздан үзләрен, ВАЗ-21099 автомашинасы белән, “Ямашнефть” идарәсенең Кармыш авылы янәшәсендәге скважиналар территориясенә илтеп кайтуын сорыйлар. Кирәкле инструментлар да табалар. Анда баргач, трансформатор подстанциясендә электрны сүндереп, Зотов белән Малыхин 120 метр озынлыктагы калын кабельне сүтә башлыйлар. Әмма аларны НГДУ хезмәткәрләре күреп ала. “Кунаклар”, кырын эшләрен ярты юлда калдырып, качмакчы булалар, тик аларны тоткарлыйлар.

Соңыннан беленгәнчә, кабельнең бәясе 80 мең сумнан күбрәк икән. Угрылар аны тимер-томыр җыю пунктына тапшырып, акчасын бүлешмәкче булганнар.

Район суды Виктор Зотовны - 250 сәгать, Алексей Малыхинны 200 сәгать срок белән мәҗбүри эшләргә хөкем итә. Процессуаль чыгымнар өчен алардан 2шәр мең сум акча тотып калынган.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X