Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән прокуратурасы кисәтә: займ турында мәгълүмат тулы булсын

Район прокуратурасы "Летай деньги" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшергәндә әлеге оешма тарафыннан микрофинанс эшчәнлек турында законның бозылуын ачыклады. Микрофинанс оешма офисында микрозаймнар бирү турында Кагыйдәләр куелган. Ләкин анда җәмгыятьнең мөһере дә, вазифалы затның имзасы да юк, раслану вакыты да күрсәтелмәгән. -Кредит алучы кешенең гаризасын тикшерү сроклары, займ килешүен тиешенчә үтәмәгән очракта...

Район прокуратурасы "Летай деньги" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен тикшергәндә әлеге оешма тарафыннан микрофинанс эшчәнлек турында законның бозылуын ачыклады.


Микрофинанс оешма офисында микрозаймнар бирү турында Кагыйдәләр куелган. Ләкин анда җәмгыятьнең мөһере дә, вазифалы затның имзасы да юк, раслану вакыты да күрсәтелмәгән.

-Кредит алучы кешенең гаризасын тикшерү сроклары, займ килешүен тиешенчә үтәмәгән очракта займчының җаваплылыгы, неустойка күләме (штра, пеня), аны исәпләп чыгару тәртибе турында мәгълүмат юк, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. -Займчының хокуклары, шул исәптән, кредитны алдан түләп бетерү мөмкинлеге һәм шартлары турындагы аңлатмалар тулы түгел. Килешү буенча йөкләнмәләрне үтәү юлы, займның нинди шартларда бирелүе турында мәгълүматта бурычка акча алучының үзе турында мәгълүматларны өченче затларга бирүгә ризалыгын кире алуга хокукы күрсәтелмәгән. Бурычны кире кайтару графигы барлык гражданнарга бирелми.

Микрофинанс оешмасы директоры адресына кимчелекләрне бетерү турында представление җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined