Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән кибетендә бер сатып алучының чәйнеккә ачуы чыккан

18-24 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән.

01 Узган атнада 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частена һәм башка подразделениеләргә ут хәвеф-хәтәрләре белән бәйле хәбәрләр кермәгән. Бәркәтәдәге һәм Лашмандагы янгын сүндерү посты коткаручылары юл-транспорт һәлакәтләренә барганнар.

02 18-24 гыйнварда район полиция бүлекчәсендә 24 хәбәр кабул ителгән.

Район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, дүртесендә имгәнүчеләр бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмауның 77 очрагы ачыкланган.

Участок уполномоченныйлары төрле тәртип бозулар белән бәйле  - 9 һәм  юл хәвефсезлегенә кагылышлы 4 административ беркетмә төзегән.

Билгесез адәмнәр төнлә, Чирмешәндә яшәүче берәүнең хуҗалыгыннан бензопычкы, шомарту машинкасы һәм кул циркуляркасы урлап чыкканнар. Тикшерү бара.

Район үзәгендәге хуҗалык кибетендә хулиганлык кылып, 900 сумлык металл чәйнек ваткан бер сатып алучыдан зарланып полициягә гариза язганнар.

Югары Кармалкадан бер ир-ат үзе белән яшәүче хатын-кызга карата хулиганлык кылган. Тик зыян күрүче соңыннан медицина тикшерүе узудан баш тарткан, аның бу гамәлендә административ хокук бозу составы бар.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән. Аларның күпчелеге хроник һәм кан басымы чирләреннән интегүче авырулар янына булган.

04 Узган атнада газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 42 заявка үтәгәннәр. Хәзер район үзәгендә йортлардагы һәм фатирлардагы газ җиһазларына техник карау үткәрелә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев