Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән егете суд каршында җавап тотты

Район үзәгендә яшәүче ир-егет, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, Чирмешәннең җәмәгать суды каршында җавап тотты.

“ВАЗ – 21102” машинасы белән идарә иткән Евгений Султановны  инспекторлар Лениногорск – Чирмешән юлында төнлә туктаталар.

Суд барышында ул үз гаебен тулысынча таный. Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды гаеплене 30 мең сум штрафка тарту һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Сүз уңаеннан, апрель аенда аңа 40 яшь тулачак, менә шундый “бүләк” ясаган ул үзенә.

Исегезгә төшерәбез, транспорт чарасы белән исерек хәлдә беренче тапкыр идарә иткән өчен 30 мең сум штраф салалар һәм ел ярым-ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр. Икенче тапкыр эләккән очракта, штраф күләме 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр җитә яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартырга, шулай ук ике елга кадәр иректән, өч елга йөртү таныклыгыннан мәхрүт итәргә дә мөмкиннәр.

Әлеге материалар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы район комиссиясеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев