Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аракы урлата да, кыйната да

Чирмешән район судында иң еш карала торган эшләр аракы, дөресрәге эчкечеләр белән бәйле. Кайчакта исерекләр айнык кешенең башына да килмәстәй гамәлләр кылалар. Әлмәт шәһәрендә туып үскән, анда рәсми теркәлгән, ләкин ни сәбәпледер Керкәле авылында яшәп ятучы Е. Шабалин да кәеф-сафа корып яшәүне хуп күргән. Шулай бервакыт төнге 11ләрдә күршесе белән...

Чирмешән район судында иң еш карала торган эшләр аракы, дөресрәге эчкечеләр белән бәйле. Кайчакта исерекләр айнык кешенең башына да килмәстәй гамәлләр кылалар.

Әлмәт шәһәрендә туып үскән, анда рәсми теркәлгән, ләкин ни сәбәпледер Керкәле авылында яшәп ятучы Е. Шабалин да кәеф-сафа корып яшәүне хуп күргән. Шулай бервакыт төнге 11ләрдә күршесе белән яхшы гына төшереп утырганда алар арасында бәхәс чыга. Кунак кеше Евгенийны этеп җибәрә, хуҗа исә кулына пычак ала. Кыскасы, ике күршенең берсен - больницага, икенчесен полициягә алып китәләр. Зыян күрүченең күкрәгендә табиблар алты җәрәхәт таба, ә менә Евгенийга алдагы ике елын тоткынлыкта - гомуми режимдагы колониядә уздырырга туры киләчәк.
Дев. Поляна авылында яшәүче, беркая да эшләмәүче Г.Михайлов та аракы яратуы аркасында җинаять юлына баса. Авылдагы иске мәктәп бинасыннан ул компьютер, проектор, акустик колонка, спорт маталары - җәмгысе 5470 сумлык әйбер урлый.
РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше "б" пункты нигезендә, район суды 1 ел да 9 айга бурның иреген чикләде, дөрес, әлегә шартлы рәвештә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аракы суд Чирмешән суды