Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ана күңеле - балада, баланыкы...: «Әнине үтерергә теләмәдем, бу очраклык кына»

Үз әнисен үтерүдә гаепле 32 яшьлек ир суд каршына басты. Ана күңеле - балада, баланыкы - далада дип юкка гына әйтимиләр. Газиз ана йөрәгеннән өзеп аңа гомер бүләк итә, ә улы анасының гомерен вәхшиләрчә өзә. Әлмәт районының Яңа Суркино авылында яшәүче 32 яшьлек Дмитрий Баязитов кылган гамәлләре өчен суд каршында...

Үз әнисен үтерүдә гаепле 32 яшьлек ир суд каршына басты.

Ана күңеле - балада, баланыкы - далада дип юкка гына әйтимиләр. Газиз ана йөрәгеннән өзеп аңа гомер бүләк итә, ә улы анасының гомерен вәхшиләрчә өзә. Әлмәт районының Яңа Суркино авылында яшәүче 32 яшьлек Дмитрий Баязитов кылган гамәлләре өчен суд каршында җавап бирә. Тик нинди генә сүзләр сөйләсә дә, әнисен инде кире кайтарып булмый.

Әлеге дәһшәтле көн вакыйгаларын Дима детальләп хәтерли. Шулай булуга карамастан, ул әнисен үтерергә теләмәвен әйтә, янәсе ул аны этеп кенә җибәргән.

- Әни арттан килеп, мине сүгә, башыма суга башлады. Аның элек тә шундый гадәте бар иде, башка сугу. Мин аңа: "Әни, тукта инде, мин ашарга пешерәм бит", - дидем. Шуннан соң борылып бастым. Белмим, аффект халәтеме бу, башкасымы, мин аңа сукканмын, димәк, - ди ул "Татарстан-24"каналына.

Аның сүзләренчә, бу көнне эчәр өчен сәбәпләр җитәрлек була. Бер күршесе улының туган көнен бәйрәм итә, икенчесе белән "яңа туган бәби тәпие юалар". Өйгә ул салмыш килеп кайта. Әмма кайтып керсә, сюприз: бу вакытта инде әнисе дә яхшы гына салган була. Ир өйгә кайту белән, бәрәңге чистартырга керешә. Ә әни кеше улына тәрбия дәресләре бирергә уйлый. Әмма газизенең саксыз адымы аркасында, гомере белән хушлаша.

Әлмәт районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Зөлфия Мозаффарова сүзләренчә, Дмитрийның гамәлләре алдан уйланылган.

- Күкрәк читлегенә пычак белән бер тапкыр кадаганы билгеле. Алган яралардан Горбунова җан биргән, - ди ул.

Дима үз әнисен үтергәнлеген кан күргәч кенә аңлый. Шулай да ул әнисен караватка яткырып, өстенә одеял яба да, ярдәм сорап, күршеләренә чаба.

- Әни, хәзер көтеп тор, - дидем мин. - Өебездә телефон юк, ә күршеләрдә бар. Шуңа күрә мин аларга йөгереп кердем, - ди Дима.

Сугу дәрәҗәсе шулкадәр нык була ки, ул берничә кабыргага да тиеп үткән. Бу - очраклык түгел, ә төптән уйланылган үтерү, дип саный гаепләүче ягы. Моның өчен Баязитовны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә җибәрергә кирәк дип саный алар.

Әмма яклаучы як икенче карашта.

- Әгәр кеше үлем тели икән, ул аңа ярдәм итү өчен берниндә дә чаралар күрмәс иде, - ди адвокат Айрат Шәйхетдинов. - Баязитов исә әнисенә зыян салуын, аны караватка күтәреп салып, кан күргәч кенә аңлый.

Диманың олы абыйсы судьядан энесен катгый рәвештә хөкем итмәүләрен сораган.

Суд нинди карар чыгарыр, әлегә билгесез. Бу эштә тәнәфес игълан ителде.

http://intertat.tatar

Безнең сайтта укыгыз: http://«Син бала өчен әни түгел, аны ашатучы гына": Татарстанда 1 яшь тә 2 айлык вакытта әтисе урлаган бала исән килеш табылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ана бала