Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Шатлыклы мәшәкатьләр

Быел икенче балабыз-улыбыз Гадел 1 класска укырга бара. Укырга теләге бар, акрынлап мәктәпкә җыенабыз. Балалар бакчасыннан киткәндә уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Билгеле, бу 1 класска баласын җыючы гаиләгә зур ярдәм, рәхмәт. Кием-салымга һәм башкаларына да акча күп кирәк була бит әле. Улыбыз хәрефләрне белә, таный, саный да ала, аеруча рәсем...

Быел икенче балабыз-улыбыз Гадел 1 класска укырга бара. Укырга теләге бар, акрынлап мәктәпкә җыенабыз.

Балалар бакчасыннан киткәндә уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Билгеле, бу 1 класска баласын җыючы гаиләгә зур ярдәм, рәхмәт. Кием-салымга һәм башкаларына да акча күп кирәк була бит әле.
Улыбыз хәрефләрне белә, таный, саный да ала, аеруча рәсем ясарга ярата, җырлый да, бик матур итеп шигырьләр сөйли. Гаделне лицейга бирәбез, чөнки апасы да шунда укый, быел 4 нче класска бара. Апасы да яңа программа (яңа стандартлар) буенча укыгач, үзем бик курыкмыйм, аңа азмы-күпме күнектек. Кирәк булганда апасы да булышыр.
Бала беренче класска барганда авырлыклар була инде, мин үзебездә күпмедер тәҗрибә бар дип саныйм. Болар барысы да шатлыклы мәшәкатьләр. Яңа иптәшләр табып, яхшы гына укысыннар иде балаларыбыз.
Ләйсән Гайнуллина.
Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Школа

2
X