Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Россия Президентын сайлауларда чирмешәнлеләр актив катнашачак

Тагын бер айдан Россия Президентын сайлаячакбыз. Әлеге чарага карата халык аеруча активлык һәм кызыксыну күрсәтә. Сайлаулар көне якынлашкан саен бу теманы күбрәк "кузгатабыз", сәясәттән ерак торучылар да әңгәмәгә кушылып, үз фикерләрен белдерә. Без дә газета укучыларыбызга шул уңайдан мөрәҗәгать иттек: ә сез сайлауларга барасызмы? Кадрия Сафина, Туймәт: - Әйе, сайлауларга...

Тагын бер айдан Россия Президентын сайлаячакбыз. Әлеге чарага карата халык аеруча активлык һәм кызыксыну күрсәтә. Сайлаулар көне якынлашкан саен бу теманы күбрәк "кузгатабыз", сәясәттән ерак торучылар да әңгәмәгә кушылып, үз фикерләрен белдерә.


Без дә газета укучыларыбызга шул уңайдан мөрәҗәгать иттек: ә сез сайлауларга барасызмы?

Кадрия Сафина, Туймәт: - Әйе, сайлауларга һичшиксез барачакбыз. Чөнки бу көнне без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз. Алдагы көннәребезнең тыныч һәм матур булуын телибез.

Тамара Стекольщикова, Шешминка: -Киләчәкне хәл иткәндә барыбызның да тавышы мөһим дип саныйм һәм барлык кешеләр дә сайлауда катнашырга тиеш дип уйлыйм. Үзем өчен кемгә тавыш бирәчәгемне хәл иттем дә инде. Шөкер, тормышыбыз әйбәт, пенсияне алып торабыз. Иң мөһиме - илебездә тынычлык, тотрыклык булсын, безне, халыкка, илгә хезмәт иткән буынны-өлкәннәрне онытмасыннар, инвалидларга игътибар күбрәк булсын.

Гөлсирә Гыйләҗева, Якты Тау: - Минем тормышымда сайлаулар күп булды, аларның барысында да катнаштым, республикабыз язмышына битараф булмадым. Быел да агитаторлар килде, аңлаттылар. Әмма сәламәтлегем начар, шуңа да, өйгә килеп сайлатабыз дигәч, ризалаштым. Шөкер, тормыш яхшы, пенсияләр вакытында килеп тора, дөньялар гына тыныч һәм имин булсын.

Валентина Зорина, Күтәмә:- Сайлауларга, әлбәттә, барам, беркайчан да калдырганым юк. Укытучы буларак үсеп килүче буынга да бу чараның ни дәрәҗәдә зур әһәмияткә икәнлеген аңлатырга тырышам. Иң мөһиме, сайлаулардан соң да җитәкчелекнең рухи кыйммәтләргә, гореф-гадәтләргә, авылларны үстерүгә мөнәсәбәте үзгәрмәсен.

Ләйлә Тухватова, Кара Чишмә: - Сайлауларга бару һәр кешенең ил алдындагы олы бурычы, дип саныйм. Тынычлык, иминлек турыдан-туры җитәкчеләрнең хезмәтенә бәйле. Шулай булгач, сайлауларга барып үз тавышыңны бирү һәркем өчен мөһим.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешәнлеләр Россия Президентын сайлауларда актив катнашачак халык фикере