Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр ярышларда әтрәк-әләм булып күренмәсеннәр иде

Казанда пенсионерлар арасында республикакүләм "Икенче яшьлек" спартакиадасы үтте. Бу ярышка 30 районнан, 14 шәһәрдән сигез-унике кешелек командалар килгән иде. Безнең районнан да анда җиде пенсионер катнашты. Бәйгечеләргә йөзү, мылтыктан ату, теннис, ир-егетләргә - 400, хатын-кызларга 200 метрга йөгерү, эстафета, дротик ыргыту буенча сынаулар әзерләнгән. Һәр спорт төрендә бер ир-ат, бер...

Казанда пенсионерлар арасында республикакүләм "Икенче яшьлек" спартакиадасы үтте. Бу ярышка 30 районнан, 14 шәһәрдән сигез-унике кешелек командалар килгән иде. Безнең районнан да анда җиде пенсионер катнашты.


Бәйгечеләргә йөзү, мылтыктан ату, теннис, ир-егетләргә - 400, хатын-кызларга 200 метрга йөгерү, эстафета, дротик ыргыту буенча сынаулар әзерләнгән. Һәр спорт төрендә бер ир-ат, бер хатын-кыз катнашырга тиеш иде.

Командалар нык әзерлек белән килгәннәр. Дөньякүләм оештырылган олимпиада спорчыларыннан бер дә ким түгел, командалар аерым бер төстә тегелгән спорт костюмнарыннан. Киемнәренә, әллә кайдан күренеп тора, район исемнәре язылган. Кулларында район әләме.

Берничә төбәктән килгән катнашучылар әйтүенчә, алар ярышка алдан әзерләнә башлаганнар, һәр ярыш төренә сәләтле һәм тәҗрибәлеләрен сайлап алганнар. Аларның кайсы спорт белән дус, кайсы аучы, икенчеләре бүген дә физкультура укыта. Командалар сафында берничә ел рәттән килүчеләр күп.

Безнең район командасы алдынгы урыннарны алу бәхетенә ирешә алмады, шулай да, Чирмешән йөзенә кызыллык китермәс өчен, пенсионерларыбыз бик тырыштылар (тиреләреннән чыктылар дисәң дә була). Безнекеләр азакка калмыйча, урталыкта кала алдылар.

Беренче урыннарга чыга алмауның җитди сәбәпләре җитәрлек булды. Җитешсезлекнең иң зурысы - кирәкле, сәләтле кешеләрне сайллый алмау. Анда "ничек тә ярый, катнашу - мөһим" дип кенә, "урамнан" җыеп җибәрелгән пенсионерлар кирәкми. Һәр спорт төренә җавап бирерлек ярышчылар зарур. Җитешсезлекнең икенчесе - ярышка күнегүләрсез барып керү, әзерләнмәү. Бер төрле спорт киемнәребез булмавы да эчне пошырды. Башкалар арасында безнекеләр күгәрченнәнр арасындагы каргалар кебек, көндәлек киемнән йөрделәр. Безне болай күреп, бик кызыксынучы берничә кеше сез кайдан, карарга гына килдегезме, дигән сорау да биргәләделәр.

Команданың тулы булмавы да "тез астына" нык сукты. Җиде кешелек командабыз "һәр ярышта бер ир-ат, бер хатын-кыз булырга тиеш" шартына җавап бирә алмады. Шуның нәтиҗәсендә эстафетада да катнаша алмадык. Йөзүдә ир-егет юк, тенниста беркем юк. Гомерендә мылтык тотып карамаган ханым атар өчен ярышка басты. Йөгерергә ир-ат булмагач, ярыштан төшеп калмас өчен, атуда катнашучы бабабыз йөгерергә алынды. Шулкадәр җитешсезлекләр белән дә 30 район арасында урталыкта калуны бәхет дими ни дисең?!

Киләсе елга алда язып киткән җитешсезлекләрне истә тотып, ярышта тулы әзерлек, белән ышанычлы кешеләр белән катнашырга булыр. Киемнәр мәсьәләсен дә җитәкчеләребез хәл итәрләр дип ышанасы килә. Нигә әле Чирмешән командасы гына башкалар арасында әтрәк-әләм булып йөрергә тиеш. Без кайсы районнан ким?! Алдынгылар сафына басу өчен безнекеләрнең тулы мөмкинлеге бар. Ныклы әзерлек, булсын дип оештыру һәм бу эшкә җитди караш кына кирәк.

Госман Мортазин.

Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined песионерлар