Чирмешәнлеләр ярышларда әтрәк-әләм булып күренмәсеннәр иде
Казанда пенсионерлар арасында республикакүләм "Икенче яшьлек" спартакиадасы үтте. Бу ярышка 30 районнан, 14 шәһәрдән сигез-унике кешелек командалар килгән иде. Безнең районнан да анда җиде пенсионер катнашты.
Бәйгечеләргә йөзү, мылтыктан ату, теннис, ир-егетләргә - 400, хатын-кызларга 200 метрга йөгерү, эстафета, дротик ыргыту буенча сынаулар әзерләнгән. Һәр спорт төрендә бер ир-ат, бер...