1 июнь 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә балалар өчен зур бәйрәм оештырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Тузганак чәчәгеннән бал (рецепт)
Тукай районы "Якты юл" газетасыннан тузганак чәчәгеннән бал ясау рецептын тәкъдим итәбез. 200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны...
-
Чирмешән районында өермә өйләрне, каралты-кураларны җимерде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Чирмешәнлеләр ярышларда әтрәк-әләм булып күренмәсеннәр иде
Казанда пенсионерлар арасында республикакүләм "Икенче яшьлек" спартакиадасы үтте. Бу ярышка 30 районнан, 14 шәһәрдән сигез-унике кешелек командалар килгән иде. Безнең районнан да анда җиде пенсионер катнашты. Бәйгечеләргә йөзү, мылтыктан ату, теннис, ир-егетләргә - 400, хатын-кызларга 200 метрга йөгерү, эстафета, дротик ыргыту буенча сынаулар әзерләнгән. Һәр спорт төрендә бер ир-ат, бер...
-
Чирмешән районында өермә өйләрне, каралты-кураларны җимерде
Бүген, 1 июньдә көндезге өченче яртылар тирәсендә көньяк-көнбатыштан килгән җил-давыл, дөресрәге, өермә Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларында өйләрнең түбәләрен алды, абзар, каралты-кураларны җимерде, электр, газ үткәргечләрен өзде. Югары Чегодайда гарасат аеруча нык котырган. Монда авыл башлангыч мәктәбе бинасына нык зыян килгән, җил мәчет түбәсенең калайларын куптарган. Җимерелгән түбәле өйләр...
-
Депутатлар үзара килешеп эшли
"Бердәм Россия" партиясеннән депутатлар Чирмешән районында социаль-икътисади һәм мәдәниятны үстерү мәсьәләләре турында килешү төзеделәр. Монда Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында, Чирмешән район Советында "Бердәм Россия" депутатлары фракцияләренең җирле үзидарә мәсьәләләре буенча законнар кабул итү эшчәнлеге, РФ, ТР законнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән законнар эшләү буенча мәсьәләләрне карау, районда социаль-икътисади...
-
Урманасты Үтәмештә - яңа имам
Берара мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр иде. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов вафат булгач, әлеге вазифаны үз өстенә алучы булмады. Инде, ниһаять, монда имам билгеләнде. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авылда бу җаваплы эшкә Шәүкәт Хәйруллин алынган. Ул Керкәле...
-
Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты: “Гайбәт сөйләүчеләргә мөрәҗәгать итәм”
Журналист, продюсер Илфак Шиһаповның элекке хатыны, җырчы Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" агентлыгы аша татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Җырчы социаль челтәрләрдә Илфак Шиһаповка кагылышлы мәгълүматлар язганда сак булырга чакыра. "Гайбәт сөйләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәм", - диде Илсөя Бәдретдинова. "Болай да авыр, белер-белмәс сөйләргә кирәкми. Илфакның туганнары, балалары бар. Әле 13 яшендәге,...
-
Шешминка авылында быел ике бала туган
Шешминка авылында быел ике кыз дөньяга килгән. Надежда һәм Алексей Коченковлар җиденче балаларына Лена дип исем биргәннәр. Хәзер бу гаиләдә 3 малай һәм 4 кыз. Ә Светлана һәм Николай Строгоновлар дүртенче сабыйларына Алина дип исем кушканнар. Кызганыч, бу чорда авылда 5 кеше якты дөнья белән хушлашкан.