Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә район башлыгы - паспортлар, ә Кыш бабай бүләкләр тапшырды

Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ - паспорт алдылар. -Сез инде зур кешеләр. Конституция сезгә хокуклар бирсә, паспортлы булу белән бурычларыгыз да арта, - диде Фердинат Мидхәт улы. Иске Үтәмештән Минголовлар бу көнне көтеп алганнар. Бүген аларның олы кызлары...

Соңгы айларда 14 яшен тутырган 59 яшүсмер район башлыгы Фердинат Дәүләтшин кулыннан Россия гражданнары булуларын раслаучы документ - паспорт алдылар.

-Сез инде зур кешеләр. Конституция сезгә хокуклар бирсә, паспортлы булу белән бурычларыгыз да арта, - диде Фердинат Мидхәт улы.
Иске Үтәмештән Минголовлар бу көнне көтеп алганнар. Бүген аларның олы кызлары Алия паспорт алды.
-Миңа 14 яшь август аенда ук тулды. Паспорт тапшыру тантанасын түземсезләнеп көттем, - ди Туймәттән Ришат Мортазин. - Хәзер инде үземне зур кеше итеп тоям, кылган эшләрем өчен үзем җаваплы булдым.
Паспортка ия балалардан бигрәк, бүген ата-аналар нык дулкынланды. Берәүләр олы балам зур үсте дисә, икенчеләре кечкенәм дә паспортлы булдым, дип сөенде.
Быел, ел башыннан, районда 215 яшь кеше төп документ - паспорт алган.
Яңа ел алдыннан оештырылган бу чарада Кыш бабай белән Кар кызы да балигъ булган гражданнарга бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин