Түбән Кармалка чиркәвендә агымдагы ремонт бара
Дин һәм тормыш

Түбән Кармалка чиркәвендә агымдагы ремонт бара

Биредә халыктан җыелган акчага буяу сатып алганнар. Авылдашлар, өмә үткәреп, бинаның фасадының, коймаларның, тәрәзәләрнең төсләрен яңартканнар.

-Әлеге изге эштә барлык авылдашларыбыз актив катнаша, көн саен диярлек өмәгә унлап кеше җыела, - диделәр Түбән Кармалка авыл җирлеге Советында. – Храмның өлешчә тәрәзәләрен дә алмаштырырга ниятлиләр, моның өчен заманча пластик тәрәзәләр сатып алганнар.

Сүз уңаеннан, Түбән Кармалка авылындагы Никольское храмы 1902 – 1905 нче елларда (төгәл билгеле түгел) төзелгән.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев