Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шешминкадагы чиркәүдә яңадан гыйбадәт кылачаклар

Безнең  борынгы Шешминка крепосте авылында инде сигезенче  ел Дмитрий Солунский исемендәге храмны төзекләндерү  эшләре  бара.

Ул, 1812 елгы сугышта французлар белән сугышта җиңү уңаеннан,  1821 елда төзелә. Димитрий Солунский,  чыннан да, яклаучы,  саклаучы, чөнки  заманында  авыл  чәчәк  аткан,  халык саны күп булган. Авылдашларыбыз  армый-талмый хезмәт куйганнар, икмәк үстергәннәр, ә  бәйрәмнәрдә  чаң  авазлары  халыкны  чиркәүгә,  гыйбадәт кылырга  дәшкән. Прихожаннар монда тирә-күрше авыллардан – Лагеркадан, Мордва Афонькәсеннән, Ишлинкадан, Андреевкадан, Воздвиженкадан, Нагайдан, Софьевкадан гаиләләре  белән килгәннәр. Әмма динне эзәрлекләү елларында чиркәү  җимерелә. Олылар сөйләве  буенча,  әүвәл  храмның тәресен кисеп төшерәләр, аннан  чаңнар түбән ташлана төшкәч,  ул тулысынча диярлек җиргә чума. Гаделсезлектән, әйтерсең, җир калтыранып, ыңгырашып куя. Базар мәйданына куып китерелгән халык  куркуга кала. Ә төнлә, тормышларын куркыныч астына  куеп, иконаларны саклап калалар...

Шуннан соң күп еллар үтте һәм  мәсхәрә ителгән изге йортны яңадан  тергезү хакында фикерләр ешрак ишетелә башлады. Казанда яшәүче якташыбыз Александр Наумов бу хакта конкретрак  сүз башлагач, күпләр шикләнеп куйды: эш бик зур бит, җиңдерә алырбызмы, акчасын кайдан алырбыз? Шулай да тәвәкәлләдек. Казан һәм Татарстан  архиепискобы Анастасий  фатихасы белән 2011 нче елның  апрелендә эш башланды. Йөзләрчә кеше – Шешминка һәм тирә-як авыллар халкы, читтә яшәүче якташларыбыз төзелеш өчен үзләреннән өлеш чыгардылар, хәзер дә шулай. Шунысы сөендерә, әлеге изге эштә төрле милләт халыклары: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар, украиннар һәм башкалар катнаша.

Шул еллар эчендә территорияне җыештыру, кирпеч һәм башка материаллар бушату буенча дистәләрчә кеше катнашкан өмәләр булды.

 Ходай йортын төзекләндерүне күпләр күңелләренә бик якын алды. Мисал өчен, Людмила Сидорова төзелеш эшләренә 70 мең сум акчасын бирде. Лагерка авылында туып үскән Николай Афанасьев түбә ябу өчен конструкция ясауда, аны урнаштыруда булышты, түбә ябу эшләренә ун белгечен җибәрде.

Храмны төзекләндерүгә Геннадий Петряков, Азат Кашапов, Александр Охотников һәм башка бик күпләр зур өлеш керттеләр. Күмәк эшкә бик нык булышкан “Татнефть”нең элеккеге җитәкчесе Шәфәгать Тәхаветдиновка, авылдашыбыз - Россия Герое Александр Супонинскийга һәм аларның гаиләләренә Ходай исәнлек бирсен. Храм өчен үзләренең өлешләрен керткән барлык игелекле кешеләрнең барысын да атый алмавым өчен гафу үтенәм. Булышуыгыз өчен, барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим. Сезнең ярдәм белән алтын гөмбәзле храм яңадан балкый.

Екатерина Зубова.

Шешминка авылы.

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев