Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шешминка храмын торгызуга ярдәм кирәк

Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын торгызуга дистәләгән кеше үз өлешен кертте. Ләкин гыйбадәтханәне төзеп бетерү өчен әле тагын байтак акча һәм материал кирәк. Шунысы куанычлы, бу изге эштә төрле милләт кешеләре, Шешминкада яшәүчеләр генә түгел, башка авылларда, читтә торучы якташлар да катнаша. Әйтик, Лагеркадан 35, Андреевкадан 15 кеше акча белән...

Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын торгызуга дистәләгән кеше үз өлешен кертте. Ләкин гыйбадәтханәне төзеп бетерү өчен әле тагын байтак акча һәм материал кирәк.

Шунысы куанычлы, бу изге эштә төрле милләт кешеләре, Шешминкада яшәүчеләр генә түгел, башка авылларда, читтә торучы якташлар да катнаша. Әйтик, Лагеркадан 35, Андреевкадан 15 кеше акча белән ярдәм итте. Чумачкадан Азат Кашапов Яр Чаллыдан блоклар кайтарту өчен бушлай транспорт бирде, Чирмешәннән Анатолий Петров ком кайтаруда булышты.
Түбән Камада яшәүче Лагерка кешесе Николай Афанасьев түбәнең бәпкә конструкциясен ясап урнаштыру өчен 10 эшче җибәрде. Чиркәү төзелешенә өлеш кертүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. Мордва Афонькәсендә туып, бүген Чирмешәндә яшәүче Анастасия Бочарова 20 мең, Ольга Самойлова 10 мең сум акча бирде. Соңгы вакытта ярдәм итүчеләр арасында Лариса Юрина (Жирухина), Раиса Конева, Илгиз Мусин, Александра Королькова, Нина Палаткина, Лидия Баронова, Виктор Домнин бар. Кайберәүләр акча биреп тә, үзләренең исемнәрен атамауларын сорыйлар.
Бүген чиркәү төзелешендә таш эшләрен Анатолий Риммер (Тольяттида яшәүче якташ), Евгений Баронов (Украинадан кайткан), Иван Самойловлар башкара.
Чиркәү приход советы район халкына Дмитрий Солунский храмын торгызуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Цемент, такталар, кадаклар - бик күп нәрсә кирәк әле. Без нинди ярдәм булса да кабул итәргә әзер.
Екатерина Зубова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шешминка