Шәгъбан аенда нәрсәләр эшләргә?
Дин һәм тормыш

Шәгъбан аенда нәрсәләр эшләргә?

Аны мөмкин кадәр файдалы уздырырга тырышырга кирәк. Бу ай – рамазанга яхшылап әзерләнү өчен менә дигән форсат!

Ураза тотарга: шәгъбан аенда өстәмә уразалар тоту бик тә саваплы булып тора.

Мәхәлләгә файдалы булырга: шәгъбан аенда үз мәхәлләбездә (авыл, район) ярдәмгә мохтаҗ мөселманнарга азык-төлек алырга булышырга, мәчетебезне җыештырырга, ифтарлар үткәрелсә, аларга ярдәмче (волонтер) булып язылырга ашыгыйк

Уразага әзерләнер өчен исә, түбәндәгеләрне алдан кайгыртырга кирәк.

  • Сәламәтлегебезне кайгыртырга: теш табибына барабыз; авырсак, ураза хакында табиб белән киңәшләшәбез һ.б.
  • Ураза кагыйдәләрен искә төшерергә: гаиләбез белән махсус китаплар/мәкаләләр укыйбыз, бигрәк тә уразаны боза торган хәлләргә игътибарлы булыйк;
  • Шулай ук Коръән уку, нәфел намазлар, дини китаплар укуны, мәчетләргә тәравихларга йөрүне планлаштырабыз.

«Хозур дин турында» телеграм-каналыннан

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев