Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәҗәб ае – изге ай

Аллаһ Сөбханәкә вә Тәгалә Адәм балаларына изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр билгеләгән. Ислам календаре буенча 7нче ай - Рәҗәб ае керде. 8нче ай - Шәгъбан ае, аннан - Рамазан ае. Бу изге 3 айлар берсе артыннан берсе киләләр. Алар турында Пәйгамбәребез (с.г.в): "Рәҗәб ае - Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан...

Аллаһ Сөбханәкә вә Тәгалә Адәм балаларына изге айлар, изге көннәр, изге кичәләр билгеләгән. Ислам календаре буенча 7нче ай - Рәҗәб ае керде. 8нче ай - Шәгъбан ае, аннан - Рамазан ае. Бу изге 3 айлар берсе артыннан берсе киләләр. Алар турында Пәйгамбәребез (с.г.в): "Рәҗәб ае - Аллаһы Тәгалә ае, Шәгъбан ае - минем ай, Рамазан ае - өммәтем ае" - дигән.

Рәҗәб аенда ике кичә бар. Рәҗәб аеның беренче җомгасы - Рәгаиб кичәсе. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (с.г.в)нең әтисе Габдулла белән әнисе Әминә никахлашкан, быел бу көн 23 мартка туры килә. Рәҗәб аеның 26нан 27нә каршы кичә - Миграҗ кичәсе бар. Бу кичәдә Пәйгамбәребез (с.г.в)не Аллаһ Тәгалә үз янына чакыра һәм аның белән сөйләшә. Пәйгамбәребез (с.г.в) өммәтенә биш вакыт намаз фарыз кылына һәм үзенең өммәтенә шәфәгать итү хокукы бирелә.

Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: "Әгәр бәндәм Рәҗәб аенда 1 көн ураза тотса 7 тәмуг ишеге бикләнер, 8 көн ураза тотса - 8 җәннәт ишеге ачылыр" - дигән. Бүтән айларда 1 яхшылыкка 10 әҗер савап булса, Рәҗәб аенда 1 яхшылыкка 1000 әҗер савап дигән. Рәҗәб аеның һәр көне 6нчы кат күкнең ишекләренә язылмыштыр: "Бу айда ураза тотып гамәл кылучылар кабер газабы күрмәсләр" - диелә. Бу изге айларда үзебезне гөнаһы эшләрдән тыйыйк, сакланыйк. Изгелекләр эшләргә тырышыйк. Аллаһы аен, Аллаһыны олылыйк, зурлыйк, ихтирам белән уздырырга тырышыйк.

Шәгъбан аеның 15нче кичәсе - Бәраәт кичәсе бар. Бу гамәл дәфтәрләребез алмашына торган кичә һәм безнең тәкъдиребез билгеләнә, ягъни без быел калабызмы, әллә Аллаһы хозурына барабызмы?

Рамазан аенда Кадер кичәсе бар, бу кичә Рамазан аеның 20нче кичәсендә башланып Ураза беткәнче 10 көн дәвам итә. Бу турыда Аллаһ: "Бу кичә 1000 айдан да артык кичә" - ди. Чөнки бу кичәдә Коръән иңә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в)гә пәйгамбәрлек иңә. Шуңа күрә бу кичә - иң изге кичә булып санала. Аның турында галимнәр, Рамазан аеның кичәсе 26нан 27нә каршы кичә дип тә атыйлар. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйткән: "Бу кичәне Рамазан аеның ахыргы 10 көненнән так саннардан эзләгез", дигән. Җәмәгать, барыбызга да Пәйгамбәребез (с.г.в)нең сөннәтләрен, Аллаһының боерыкларын үтәп яшәргә язсын. Әмин.

Люцир-Ибраһим Зыятдинов,

Әмир авылы имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined