Ни өчен төнгә каршы савыт-сабаны каплыйлар?
Дин һәм тормыш

Ни өчен төнгә каршы савыт-сабаны каплыйлар?

Төнгә каршы ашау-эчү савытларын капларга киңәш ителә. Ни өчен? Түбәндә сүз шул хакта.

Җәбир ибне Габдуллаһтан (Аллаһ алардан разый булсын) риваять кылына: мин Аллаһ илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләрен ишеттем: “Ашау савытларын каплагыз, эчемлек савытларын бәйләгез.

Чынлыкта, ел дәверендә бер төн бар - ул төнне (җиргә) бер чир иңәр, һәм ул чир өсте капланмаган һәрбер ашау савытына һәм бәйләнмәгән һәрбер эчемлек савытына үтеп керер” (Мөслим риваяте).

Имам ибн әл-Къаййим әйтте: “Бу әйберне медицина фәне дә аңлата алмый” (“Зәдуль-Магад” китабы).

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев