Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә йолдызлар да өйрәнгәннәр

Кышкы каникуллар чорында кырыклап бала Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьга йөрде. Шәкертләр, дин сабакларыннан тыш, космоска, фотоаппаратлар тарихына да "сәяхәт кылган". 10 көн эшләгән лагерьда мәчет мөгаллимнәре намаз уку, дини йолалар башкару тәртибе хакында аңлатканнар. Малайлар, кызлар спорт уеннарында, интеллектуаль бәйгедә дә, викториналарда да сыналган. Чирмешәндәге планетарийда космос хакында фильмнар карау,...

Кышкы каникуллар чорында кырыклап бала Чирмешән мәчетендә оештырылган лагерьга йөрде. Шәкертләр, дин сабакларыннан тыш, космоска, фотоаппаратлар тарихына да "сәяхәт кылган".

10 көн эшләгән лагерьда мәчет мөгаллимнәре намаз уку, дини йолалар башкару тәртибе хакында аңлатканнар. Малайлар, кызлар спорт уеннарында, интеллектуаль бәйгедә дә, викториналарда да сыналган. Чирмешәндәге планетарийда космос хакында фильмнар карау, Боз спорт сараенда тимераякта шуу - болары да ял программасы чаралары.
-Балаларны бассейнга су керергә алып бардык, аш-су белән сыйладык, - ди Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов.- Алар янына җирле фотограф Юрий Суворов килеп, фотоаппаратлар хакында бик кызык итеп сөйләде. Оста үзе белән иске, раритет булган аппаратлар да алып килгән. ЮХИДИ хезмәткәре Рәмис Шәкүровның исә, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерүе дә файдага гына. Рәхмәт кунакларга да, иганәчеләргә дә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет лагерЬ