Дин һәм тормыш

Әккәрәйдә ачлык корбаннарын онытмыйлар

Әккәрәй авылыннан берничә кеше ачлык корбаннары истәлегенә 10 ел элек ачылган мемориалны ремонтлап, Хәтер көне үткәрү инициативасы белән чыкты. Обелискны ремонтлауга, җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә, койма тотуга һәм эскәмияләр куюга 350 мең сумга якын акча кирәгәчәк, - ди бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Федор Ильич Трофимов. - Авылдашларым әлеге...

Әккәрәй авылыннан берничә кеше ачлык корбаннары истәлегенә 10 ел элек ачылган мемориалны ремонтлап, Хәтер көне үткәрү инициативасы белән чыкты.

Обелискны ремонтлауга, җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә, койма тотуга һәм эскәмияләр куюга 350 мең сумга якын акча кирәгәчәк, - ди бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Федор Ильич Трофимов. - Авылдашларым әлеге изге эшкә үз өлешләрен кертерләр дип ышанам, чөнки монда күпләрнең якыннары ята.
Бу зиратта 1921-1922 елгы ачлыктан үлгән 885 кеше җирләнгән. Әккәрәйлеләрнең бу изге җиргә шулай хөрмәт белән караулары игътибарга лаеклы.
Марат Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы Әккәрәй авылы ачлык корбаннары

Нет комментариев