Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе
Дин һәм тормыш

Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмауның сәбәбен сораганнар. Ул болай дип җавап биргән:

1. Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез.

2. Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз.

3. Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез.

4. Шайтан – безнең дошманыбыз, дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз.

5. Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез.

6. Җәһәннәм бар, дисез, ышанам, дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз.

7. Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз.

8. Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез.

9. Аллаһ сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз.

10. Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз.
 

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев