Чирмешәннең үзәк мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан олыларга чәй табыны көйләделәр
Дин һәм тормыш

Чирмешәннең үзәк мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан олыларга чәй табыны көйләделәр

Мул итеп көйләнгән чәй табыннары артында аралашып утырганнан сон, кунакларга вәгазь сөйләнде, намаз укылды.

- Рәхмәт шулай хөрмәтләгәннәре өчен, безгә хәзер бер җылы сүз дә җитә, - ди чарага барган Мәдинә апа Кыямова.

Өлкәннәрне район җитәкчесе Рамил Айбатов та котлады, аларга теләкләрен җиткерде.

Шундый ук мәҗлесне район үзәгенең Мөшбикә мәчетендә дә үткәрделәр.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев