Дин һәм тормыш

Чирмешәндә “Красная горка“ үтте

Чирмешәндә чиркәү чыңнары астында "Красная горка" дигән пасха бәйрәме үтте. Анда катнашучыларны рус милли-мәдәни берләшмәсенең җирле бүлеге рәисе Владимир Островский һәм Рождества Христово чиркәве рухание Петр атакай тәбрикләделәр. Алып баручылар "Красная горка"ның йолалары хакында сөйләсә, Елена Ланкина, Софья Нерсесова, ветераннар хоры артистлары җырлап кунакларның күңелен күрделәр. Чирмешәннән һәм Күтәмәдән казаклар...

Чирмешәндә чиркәү чыңнары астында "Красная горка" дигән пасха бәйрәме үтте.

Анда катнашучыларны рус милли-мәдәни берләшмәсенең җирле бүлеге рәисе Владимир Островский һәм Рождества Христово чиркәве рухание Петр атакай тәбрикләделәр. Алып баручылар "Красная горка"ның йолалары хакында сөйләсә, Елена Ланкина, Софья Нерсесова, ветераннар хоры артистлары җырлап кунакларның күңелен күрделәр. Чирмешәннән һәм Күтәмәдән казаклар чыгышы да бәйрәм бизәге булды.
Ә малайлар, кызлар өчен таудан буялган йомырка тәгәрәтү кебек борынгы уеннар оештырганнар. Монда балалар ясаган рәсемнәр һәм кул эшләреннән күргәзмә дә карадык. Ахырдан кунакларны чәй мәҗлесенә дәштеләр.
Бәйрәмне үткәрүдә матди яктан булышкан абыйлы-энеле Сергей һәм Юрий Игнатьевларга, Сергей һәм Алексей Плехановларга бик зур рәхмәт.
Валентина Меркулова.
Чирмешән авылы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы чиркәү Красная горка

Нет комментариев