Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетләрендә күмәк намазлар туктатылып тора

Чирмешән районы мәчетләрендә намазларны мәчет хезмәткәрләре генә укый, башкаларга дини йортларыбызга килүдән тыелу киңәш ителә. Бу һаман да шул коронавирус йогышлы чиренә каршы тору максатында эшләнә.

Әлеге чикләү хакында район мөхтәсибәтенең махсус карары да бар.

- Мондый тәртип санитар-эпидемиологик вәзгыять җайланганга кадәр дәвам итәчәк. Шушы киеренке көннәрдә безнең һәммәбезгә өйдә калу, җаваплылык һәм сабырлык үрнәге күрсәтү бик мөһим. Раббыбыз үзенең Китабында: «Аллаһы сабыр итүчеләр белән бергә», дигән, -  дип үз фикерен белдерде Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Аллаһы Тәгалә барыгызны да саулык-сәламәтлек белән бүләкләсен. Үзегезне саклагыз! Вакытыбызны файдалы итеп үткәрик: догада булыйк, намаз, Коръән аятләрен укыйк.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев