Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә 604 битле Коръәнне бер айда укып чыктылар

Чирмешән мәчетендә җәмәгать белән Коръән уку оештырылды. 604 битле Аллаһыбыз китабының гарәп телендәге вариантын бер айда тулысы белән укып чыктык. Коръәнне мәчетебезнең имамы Хәбир хәзрәт һәм яшь хәзрәт Данир чиратлап, кычкырып укыдылар һәм күп урыннарда туктап, кардәшләребезгә укылганнарның мәгънәсен дә аңлаттылар. Коръәнне бергәләп укуда мөгаллим - мөгәллимәләребез, гарәпчә укый белүче...

Чирмешән мәчетендә җәмәгать белән Коръән уку оештырылды. 604 битле Аллаһыбыз китабының гарәп телендәге вариантын бер айда тулысы белән укып чыктык.

Коръәнне мәчетебезнең имамы Хәбир хәзрәт һәм яшь хәзрәт Данир чиратлап, кычкырып укыдылар һәм күп урыннарда туктап, кардәшләребезгә укылганнарның мәгънәсен дә аңлаттылар. Коръәнне бергәләп укуда мөгаллим - мөгәллимәләребез, гарәпчә укый белүче шәкертләребез дә катнашты. Гарәпчә укый белмәсәләр дә, Аллаһ Тәгаләнең сүзләрен, безгә биргән әмерен, изгелеккә өндәүләрен тыңларга Чирмешәннән һәм башка авыллардан төрле яшьтәге кешеләр килде.
Коръән хәтем кылу мәҗлесләренең берсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ярдәмчеләре дә катнашты. Мөфти Камил хәзрәтнең мәчеткә килүе безнең күңелләргә аеруча хуш килде.
Һәр көнне мәчеткә килеп Коръән укыганда мин үзем дә шундый җиңеллек, рәхәтлек, ләззәт, иман ныклыгы, бәрәкәт, әйтеп бетергесез изге хисләр тойдым. Моны язып кына аңлату мөмкин түгел. Бигрәк тә Коръәнне укып бетергәч күңелләрем тулып, теләкләр теләп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтеп дога кылгач бәхетле мизгелләр кичердем.
Март аеның соңгы җомгасында, Коръән хәтем кылгач, Хәбир хәзрәт җитәкчелегендә илебезнең, районыбызның, гаиләләребезнең, якыннарыбызның, халкыбызның нинди диндә булуына карамастан, хәерле бәрәкәтле уңышларга ирешүен теләп һәм Аллаһы Тәгалә хозурына киткән әрвахларга дога кылдык.
Җәмәгать белән Коръән укуны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятләп торабыз. Нинди яшьтә булуга карамастан, район халкын - дин кардәшләребезне бу чарада көтеп калабыз.
Әлфия Хәсәнова,
Чирмешән мәчетенең хатын-кызлар советы җитәкчесе, мөгаллимә.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев