“Көндәлек тормышта берәр авырту белән очрашмый калмыйбыз. Салкын тию яки җитди авырулар булмаса, һич булмаса, берәр җиргә бәрелеп булса да куябыз. Исламда исә һәр төр авырлыкка каршы дәва бар: ул - дога.
Дога көченә һәм Аллаһның рәхмәтенә ихластан ышанырга гына кирәк.
Әнәс бин Мәликнең риваяте буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Берәр җирең авыртканда кулыңны шул авырткан җиргә куй һәм шушы доганы кабатла»: “Бисмилләһи әгууҙү бигиззәтил-ләәһи уә кудъратиһи мин шәрри мәә әҗидү мин уәҗәгый һәәҙәә” (Тәрҗемәсе: “Аллаһы исеме белән. Башыма төшкән бу авыруның көченнән Аллаһының бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам”), дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Нет комментариев