31 декабрь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районы боксчылары республика күләмендә җиңүләр яулый
Декабрь ае башында кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Казанда узган Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында катнашкан дүрт кызыбыз җиңүләргә ия булып кайтты.
-
Түбән Чегодайдан 5 яшьлек Камилгә Казаннан министр синтезатор җибәргән
Түбән Чегодай авылыннан биш яшьлек Камил Исламовка Яңа елга музыка коралы – синтезатор бүләк иттеләр. Сабыйның “Теләкләр чыршысы”на язган гозере шулай бик тиз үтәлде.
-
Чирмешәнлеләрне коронавирустан вакцина ясатырга дәшәләр
Узып баручы елда безнең районда СOVID-19 расланган 10 очрак һәм аннан бер үлем очрагы теркәлгән.
-
Хөрмәтле райондашларыбыз, Сезне Яңа ел белән котлыйм!
Бу якты, һәркемнең яраткан бәйрәме безнең күңелләребезгә шатлык нурлары бөрки, якыннарыбыз белән аралашу шатлыгы өләшә, киләчәктә изге үзгәрешләр булуына өмет бирә.
-
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Бүген, яңа, 2021 елга керер алдыннан чирмешәнлеләргә, якыннарыбызга, гомумән, барча халыкка иң әүвәл нык сәламәтлек телим. Коронавирус белән бәйле быелгы авыр хәл исәнлекнең кадерен белү кирәклеген искәртеп тора. Бу вәзгыять үтәр, яман чир җиңелер дип өметләнәбез.