31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Райондашларыбыз табиб һөнәрен үз итә
Башка еллар белән чагыштырганда, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар бик аз. Узган уку елында аттестат алучыларның күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр, араларында булачак табиблар, икътисадчылар, юристлар, инженерлар күп. Чирмешәнлеләр арасында сирәк очрый торган һөнәрләр - техносфера куркынычсызлыгы, бизнес -информатика, мехатроника һәм робототехника кебек белгечлекләр буенча да белем алучылар...
-
Чирмешән юлчылары кышкы режимда эшли
"Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалының район участогы техникалары һәм эшчеләре октябрьнең соңгы көннәрендә үк, беренче кар яугач үз карамакларындагы юлларга төнге дежурга чыктылар. Участокның җиде катнаш юл машинасы (ком-тоз катнашмасы сибәләр һәм карны да төрттерәләр), ике төягече һәм шул кадәр үк грейдеры кышка әзер. Алар 282 километр арада район аша узучы...
-
Чирмешән районында чыгарылыш класс укучыларының ял итәргә вакыты юк
Бу уку елында районда 11нче класста белем алучы - 113, 9нчы класста укучы 260 егет һәм кыз өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак. Үткән уку елында 11нче классны - 108, 9нчыны 246 укучы тәмамлады. Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда булачак - 9нчы, 11нче классларда 34әр укучы белем ала. Иске Үтәмештә быел...
-
Гөлназ Асаева үзенең үлеме, клубта сугышуы һәм Elvin Grey белән булган мәхәббәт хәлләре турында сөйләде (ВИДЕО)
Гөлназны күргәч, социаль челтәрдә таралган хәбәрләр хәтергә төшә дә, үзеннән шуның хакта гына сорыйсы килә. Баксаң, аның үлемен уйлап чыгарган бала акылга зәгыйфь икән. Җырчы ул көнне авырып яткан һәм бер шалтыратуга да җавап бирә алмаган. Трубкасын алмагач, бар кеше дә моны чын хәл дип кабул иткән. Җәй буе куертылган...
-
Туган телне үзебез сакларга, якларга бурычлы
Кайберәүләр туган авылларыннан чыгып китә дә, ана телен "оныта". Мин моңа ышанмыйм. "Әни" дип теле ачылган, бары ана телендә генә аралашкан, укыган кеше, читкә чыгып китеп берникадәр яши дә, татар телен оныткан булып кылана гына. Шул уңайдан, ишеткәннәремнән чыгып, берничә кешенең тормышын сурәтлисе килә. Мәдинә авылда әти-әни, әби тәрбиясендә үсә,...