Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Райондашларыбыз табиб һөнәрен үз итә

Башка еллар белән чагыштырганда, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар бик аз. Узган уку елында аттестат алучыларның күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр, араларында булачак табиблар, икътисадчылар, юристлар, инженерлар күп. Чирмешәнлеләр арасында сирәк очрый торган һөнәрләр - техносфера куркынычсызлыгы, бизнес -информатика, мехатроника һәм робототехника кебек белгечлекләр буенча да белем алучылар...

Башка еллар белән чагыштырганда, быел мәктәпне тәмамлаучылар арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар бик аз.


Узган уку елында аттестат алучыларның күпчелеге югары уку йортларына кергәннәр, араларында булачак табиблар, икътисадчылар, юристлар, инженерлар күп. Чирмешәнлеләр арасында сирәк очрый торган һөнәрләр - техносфера куркынычсызлыгы, бизнес -информатика, мехатроника һәм робототехника кебек белгечлекләр буенча да белем алучылар бар.

Район мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында быел техник юнәлеш буенча да һөнәр сайлау­чылар шактый, якташларыбыз программист, архитектор, инженер, торак-коммуналь хужалык хезмәткәре, техник, электрчы кебек һөнәрләрне үз иткәннәр.

Чирмешән лицеен тәмамлаган 24 укучының икесе генә мәктәптән соң эшкә урнашкан: бер кыз медицина көллиятендә, калганнар Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең югары уку йортларында укыйлар.

Шунысы да игътибарга лаек, 1нче Чирмешән мәктәбендә укыган 11 укучының 5се - булачак медицина хезмәткәрләре, алар Казан, Ульяновск медицина университетларында, берсе Казан медицина көллиятендә һөнәр үзләштерә.

"Укуда аерым уңышлары өчен" медале белән бүләкләнгән 12 егет һәм кыз да үзләре сайлап алган уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Иске Үтәмештән алтын медаль иясе Гөлназ Газизова Ижауда - медицина академиясендә, 1нче Чирмешән мәктәбе медальчеләре Диана Зарипова - медицина университетында, Лиана Мостафина Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында һөнәр үзләштерәләр. Чирмешән лицееның иң яхшы укучылары Рәзил Гозәеров һәм Ранис Хөснуллин - Казан федераль, Ирек Гомәров Казан милли - тикшеренү техник университеты студентлары. Иске Котыштан Анна Занькина, Иске Элмәледән Ангелина Шерматова медицина университетларында, Иске Элмәле мәктәбеннән Дарья Захарова Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия-технология университетында укыйлар. 2нче Чирмешән мәктәбен медальләргә тәмамлаган Юлия Гераева - туристик агент, Екатерина Меркулова - чит телләр белгече, Надежда Фролова технология һәм рәсем ясау укытучысы булачаклар.

Марат Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Тинчурин театрында Чирмешән халкы бәйрәм ясый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined үз итә табиб һөнәрен Райондашларыбыз