Туган телне үзебез сакларга, якларга бурычлы
Кайберәүләр туган авылларыннан чыгып китә дә, ана телен "оныта". Мин моңа ышанмыйм. "Әни" дип теле ачылган, бары ана телендә генә аралашкан, укыган кеше, читкә чыгып китеп берникадәр яши дә, татар телен оныткан булып кылана гына. Шул уңайдан, ишеткәннәремнән чыгып, берничә кешенең тормышын сурәтлисе килә. Мәдинә авылда әти-әни, әби тәрбиясендә үсә,...
Кайберәүләр туган авылларыннан чыгып китә дә, ана телен "оныта". Мин моңа ышанмыйм. "Әни" дип теле ачылган, бары ана телендә генә аралашкан, укыган кеше, читкә чыгып китеп берникадәр яши дә, татар телен оныткан булып кылана гына. Шул уңайдан, ишеткәннәремнән чыгып, берничә кешенең тормышын сурәтлисе килә.
Мәдинә авылда әти-әни, әби тәрбиясендә үсә, мәктәпне тәмамлагач шәһәргә китә һәм тормышка чыга. Ире белән Татарстаннан читтә яшиләр, озакламый якыннары вафат була һәм авылга кайтулар сирәгәя. Күпчелекне руслар тәшкил иткән шәһәрдә яшәгәч, Мәдинә балаларына да рус исемнәре куша, үзе дә Машага әйләнә. Мәдинә авылдагы ерак туганнары белән элемтәдә тора, тик, авылдагы әбиләр русчаны чамалы белсә дә, русча сөйли, мин татар телен оныттым, ди. Ана телен оныту мөмкин түгелул, бу кылану гына, ата-анаң, әби-бабаң телен хөрмәтләмәү генә. Татарча укыган кешенең уйлавы да татарча була.
Алсу да татар авылында үсә, шәһәргә укырга киткәч рус егете белән таныша һәм тормышка чыга, инде 30 елдан артык еракта гомер итәләр. Дөрес, балалары татарча белми, ә Алсу шундый матур итеп сөйләшә, гореф-гадәтләрне дә белә, бер рус сүзе дә кыстырмый, әле иренә дә татарча эндәшеп куя. Гомеренең күп өлешен руслар арасында яшәсә дә, онытмаган бит ул ана телен.
Хәлидә дә шул ук авыл кызы, инде 70не ваклый, шулай ук мәктәпне бетерүгә авылыннан чыгып киткән, тормышка чыккан, балалары үсеп җиткән, ә туган тел онытылмаган. Әле бик матур итеп ана телендә хатлар да яза.
Менә шуларны чагыштырып үзегез нәтиҗә ясагыз инде, туган тел, гореф-гадәтләр югалуда кемне гаепләргә?!
Марат Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев