Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчылары кышкы режимда эшли

"Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалының район участогы техникалары һәм эшчеләре октябрьнең соңгы көннәрендә үк, беренче кар яугач үз карамакларындагы юлларга төнге дежурга чыктылар. Участокның җиде катнаш юл машинасы (ком-тоз катнашмасы сибәләр һәм карны да төрттерәләр), ике төягече һәм шул кадәр үк грейдеры кышка әзер. Алар 282 километр арада район аша узучы...

"Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалының район участогы техникалары һәм эшчеләре октябрьнең соңгы көннәрендә үк, беренче кар яугач үз карамакларындагы юлларга төнге дежурга чыктылар.


Участокның җиде катнаш юл машинасы (ком-тоз катнашмасы сибәләр һәм карны да төрттерәләр), ике төягече һәм шул кадәр үк грейдеры кышка әзер. Алар 282 километр арада район аша узучы трассаларга һәм авылларга керү юлларына хезмәт күрсәтә. Юлчылар, график буенча, тәүлек әйләнәсе дежур тора - кар-бураннарда көндезләрен барлык техникалар да юлга чыкса, төнлә өч машина эшли.

Кышын бозлавыкта юлларга сибү өчен 6596 тоннна комлы-тозлы катнашма әзерләп куйганнар, беренче карларда аның 176 тоннасын кулланганнар да. Участокның тагын 200 тонна тоз һәм 1000 тонна ком запаслары бар.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Иске Кади кешесеннән акча таламакчы булган өч чирмешәнле закон каршында җавап бирәчәк

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17973

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең районда эшли кышкы режимда Чирмешән юлчылары