31 май 2017 яңалыклары
-
Рәхмәт, сүземә колак салдылар
Мин "Безнең Чирмешән"не һәрдаим укып барам һәм аның һәр номерын көтеп алам. Газетаның 26 май санында "Бюджетта ремонтка, балалар ялына да акча бар"дигән язманы укыгач, үземне һәм башкаларны борчыган мәсьәлә белән Чирмешән авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать иттем. Гозерем шул: Шешминская урамыннан, вал ягыннан больницага алып бара торган юл кырыен ике...
-
Әмир буасын балыкчылар "камап" алган
Бу көннәрдә балыкчылар Әмир буасын "штурмлый". Дистәләгән кеше биредән зур-зур карп балыгы тотып китә, диләр. Кечкенә генә буага балык маймычларын моннан берничә ел элек җибәргән булганнар.
-
Юк, Чирмешәндәге күлне киптермиләр
Чирмешән уртасындагы күлдә су азаеп бара. Монда, имеш, футбол мәйданчыгы ясамакчылар. Дөресме икән? Фазыйл. Чирмешән. Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде: -Бу дөрес хәбәр түгел, Чирмешәндә футбол мәйданчыклары болай да җитәрлек. Ә күлгә су тутырылачак. Әлегә кадәр без моны махсус эшләмичә тордык,...
-
Чирмешән балалары полиция хезмәткәрләрен «ясаганнар»
Район эчке эшләр бүлекчәсе Балаларны халыкара яклау көне кысаларында «Полиция Степа абзый» балалар иҗаты бәйгесенең җирле этабын уздырды. Конкурста катнашучылар төрле материаллар файдаланып (гипс, пластилин, балчык, картон һәм башкалар), эчке эшләр хезмәткәрләренә багышланган кул эшләнмәләре ясарга тиеш булганнар. Әлеге бәйгедә катнашучыларның иҗат җимешләре хокук саклаучыларның югары бәясен алган. Лашманнан Азалия...
-
Чирмешәндә түрәләр эшмәкәрләр белән футбол уйнадылар
Россиядә Эшмәкәрлек көне уңаеннан Чирмешәндә иптәшләрчә футбол ярышы оештырдылар. Эшмәкәрләр муниципаль хезмәткәрләрдән торган "Хезмәт резервлары" командасына каршы чыктылар. Уенда өстенлек тулысынча түрәләр ягында булды, исәп алар файдасына - 8:1.
-
Чирмешән районының Әмир авылы турында инде икенче җыр язылган
Әмир турында тагын бер җыр туды. Ул "Әмир - туган авылым" дип атала. Аның сүзләрен якташыбыз Илшат Харисов, көен Лилия Муллагалиева язган. -Бу җырны Лилия Муллагалиева үз репертуарына алды, - ди башка бик күп авылларга багышланган җырларга да сүзләр язган Илшат Юнес улы. -Җырга сүзләр язу минем хоббига әйләнде, -...