Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Рәхмәт, сүземә колак салдылар

Мин "Безнең Чирмешән"не һәрдаим укып барам һәм аның һәр номерын көтеп алам. Газетаның 26 май санында "Бюджетта ремонтка, балалар ялына да акча бар"дигән язманы укыгач, үземне һәм башкаларны борчыган мәсьәлә белән Чирмешән авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать иттем. Гозерем шул: Шешминская урамыннан, вал ягыннан больницага алып бара торган юл кырыен ике...

Мин "Безнең Чирмешән"не һәрдаим укып барам һәм аның һәр номерын көтеп алам. Газетаның 26 май санында "Бюджетта ремонтка, балалар ялына да акча бар"дигән язманы укыгач, үземне һәм башкаларны борчыган мәсьәлә белән Чирмешән авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать иттем. Гозерем шул: Шешминская урамыннан, вал ягыннан больницага алып бара торган юл кырыен ике яктан агачлар каплап киткән, күренми: машиналар бәрелешергә мөмкин, җәяүлеләргә дә куркыныч. Өстәвенә, юлы таушалган иде. Минем үтенечемне тыңлап, монда юлны әйбәтләп ясадылар, агачларны кистеләр - инде рәхәтләнеп йөреп була. Сүземне аяк астына салмаганнары өчен, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләренә, "Татнефтедор" юллар идарәсенең барлык хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәм. Халыкны эшләрегез белән һәрвакыт шулай шатландырып яшәргә язсын.

Гөлшат Фәсхетдинова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined