Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылы турында инде икенче җыр язылган

Әмир турында тагын бер җыр туды. Ул "Әмир - туган авылым" дип атала. Аның сүзләрен якташыбыз Илшат Харисов, көен Лилия Муллагалиева язган. -Бу җырны Лилия Муллагалиева үз репертуарына алды, - ди башка бик күп авылларга багышланган җырларга да сүзләр язган Илшат Юнес улы. -Җырга сүзләр язу минем хоббига әйләнде, -...

Әмир турында тагын бер җыр туды. Ул "Әмир - туган авылым" дип атала. Аның сүзләрен якташыбыз Илшат Харисов, көен Лилия Муллагалиева язган.


-Бу җырны Лилия Муллагалиева үз репертуарына алды, - ди башка бик күп авылларга багышланган җырларга да сүзләр язган Илшат Юнес улы.

-Җырга сүзләр язу минем хоббига әйләнде, - ди ул. -Моңа акча түләү-түләмәү мөһим түгел.

Үзешчән шагыйрь әле күршеләре - Әккәрәй авылына багышлап та текст язарга, көй яздырырга хыяллана.

Яшәүче авылында туган, бүген Әлмәт районында эшләүче Илшат Харисов, танышларына, авылдашларына еш мөрәҗәгать итеп, аның да катнашында барлыкка килгән җырларга бәя бирүне сорый. Билгеле, моның өчен ул җырларны тыңларга кирәк. Тамашачы бәя куя белә, яхшы җырга кайвакыт реклама кирәкми дә.

/images/stories/files/Лилия Муллагалиева-(Ильшат Харисов сүзләре,Лилия Муллагалиева көе) - Әмир-туган (1).mp3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined