Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юк, Чирмешәндәге күлне киптермиләр

Чирмешән уртасындагы күлдә су азаеп бара. Монда, имеш, футбол мәйданчыгы ясамакчылар. Дөресме икән? Фазыйл. Чирмешән. Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде: -Бу дөрес хәбәр түгел, Чирмешәндә футбол мәйданчыклары болай да җитәрлек. Ә күлгә су тутырылачак. Әлегә кадәр без моны махсус эшләмичә тордык,...

Чирмешән уртасындагы күлдә су азаеп бара. Монда, имеш, футбол мәйданчыгы ясамакчылар. Дөресме икән?

Фазыйл.

Чирмешән.


Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев болай дип җавап бирде:

-Бу дөрес хәбәр түгел, Чирмешәндә футбол мәйданчыклары болай да җитәрлек. Ә күлгә су тутырылачак. Әлегә кадәр без моны махсус эшләмичә тордык, чөнки суның торышын күзәтергә кирәк иде. Май аенда монда су артмады да, кимемәде дә. Күл матур, тулы булсын өчен, "Чирмешән районының коммуналь челтәрләре" җәмгыяте, өстәмә торбалар сузып, тиздән Чирмешән елгасыннан монда су кудыртырга керешәчәк. Башка елларда, җәен ике-өч тапкыр шулай эшли идек. Хәзер торбалар юллар астыннан салынган, шунлыктан урам юлларын ябып тору белән бәйле уңайсызлыклар булмаячак. Суны тутыргач, күлгә фонтанны да урнаштырабыз. Аның төсле утлары янмый иде, ремонтлатырга туры килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район үзәгендәге күл