30 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән юлларында да тәртипсез йөртүчеләр очрый
Юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәтләр гомер-гомергә халыкның авырткан проблемасы булып кала. Аннан соң юлларда тәртипсез йөрүчеләр, руль артына исерек килеш утыручылар да күп. Мондыйларга карата җәзаны кырыслатырга уйлыйлар. Газета укучыларыбыз моңа ничек карый, аларның фикерләре нинди? Сорашуыбыз шул хакта. Марат Әгълүков: -Әйе, юлда тәртипсез машина йөртүчеләр еш очрый, аеруча яшьләр кагыйдәләрне...
-
Урманасты Үтәмештә чисталыкка игътибар зур
Безне яшьтән үк әти-әниләр чисталыкка өйрәтте. Әби: "Иң элек урам, ишек алдыңны чистарт!" дия иде. Шул сүзләр канга сеңгән, балаларны да шулай үстердек. Мин өй алдындагы бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Иртә яздан көзгә кадәр бакчабыз чәчәктә утыра. Шулар арасында пластик шешәләрдән, иске савыт-сабадан, башка кирәкмәс әйберләрдән төрле чәчәкләр, "гөмбәләр, җәнлекләр"...
-
Редакция ял көннәрендә дә эшли
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе ишекләре ачык була. Хөрмәтле газета укучылар, без хатларыгызны, белдерү һәм котлауларыгызны 1-8 гыйнвар көннәрендә дә кабул итәбез. 2017нче елның беренче саны 11 гыйнварда чыгачак.
-
Чирмешән поликлиникасы бәйрәм көннәрендә дә эшли
Яңа ел бәйрәмнәрендә кемдер ял итсә, кемнәргәдер кайбер көннәрдә эшләргә дә туры киләчәк. Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 3, 6 гыйнвар көннәрендә авыруларны врачлар кабул итәчәк. Башка көннәрдә беренчел медицина ярдәменә ихтыяҗ булган очракта кабул итү бүлегенә (приемный покой) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. "Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексының да 2 гыйнвардан...
-
Әккәрәйдә яшәүче ир-атка 30 мең сум штраф салганнар
Төнге беренче яртыда Әккәрәй урамында юл инспекторлары туктаткан машинаның йөртүчесе "салган" булып чыга. Алкоголь кулланган килеш руль артына утырган әлеге ир-атның транспортын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар. Хәзер гаеплегә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдә бозучы 30 мең сум штраф та түләргә тиеш. Өстәвенә "права"ны кабат...