Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәйдә яшәүче ир-атка 30 мең сум штраф салганнар

    Төнге беренче яртыда Әккәрәй урамында юл инспекторлары туктаткан машинаның йөртүчесе "салган" булып чыга. Алкоголь кулланган килеш руль артына утырган әлеге ир-атның транспортын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар. Хәзер гаеплегә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдә бозучы 30 мең сум штраф та түләргә тиеш. Өстәвенә "права"ны кабат...

    Төнге беренче яртыда Әккәрәй урамында юл инспекторлары туктаткан машинаның йөртүчесе "салган" булып чыга.

    Алкоголь кулланган килеш руль артына утырган әлеге ир-атның транспортын Нурлатка штрафстоянкага озатканнар. Хәзер гаеплегә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдә бозучы 30 мең сум штраф та түләргә тиеш. Өстәвенә "права"ны кабат алыр өчен имтихан тапшырасы була.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: