Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә чисталыкка игътибар зур

Безне яшьтән үк әти-әниләр чисталыкка өйрәтте. Әби: "Иң элек урам, ишек алдыңны чистарт!" дия иде. Шул сүзләр канга сеңгән, балаларны да шулай үстердек. Мин өй алдындагы бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Иртә яздан көзгә кадәр бакчабыз чәчәктә утыра. Шулар арасында пластик шешәләрдән, иске савыт-сабадан, башка кирәкмәс әйберләрдән төрле чәчәкләр, "гөмбәләр, җәнлекләр"...

Безне яшьтән үк әти-әниләр чисталыкка өйрәтте. Әби: "Иң элек урам, ишек алдыңны чистарт!" дия иде. Шул сүзләр канга сеңгән, балаларны да шулай үстердек.

Мин өй алдындагы бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Иртә яздан көзгә кадәр бакчабыз чәчәктә утыра. Шулар арасында пластик шешәләрдән, иске савыт-сабадан, башка кирәкмәс әйберләрдән төрле чәчәкләр, "гөмбәләр, җәнлекләр" ясап куям. Ул үзенә бер матурлык биреп тора.
Безнең янда буш йортлар да бар, шунлыктан шактый зур территорияләрне чистартырга туры килә. Яныбызда тыкрык, элек анда кычыткан, чүп үләннәре үсә иде. Аны чалгы белән кат-кат чабып бетердек, хәзер анда яшел чирәм хакимлек итә. Иртә язда, карлар ачылуга, кыштан калган чүп-чарны җыеп алабыз, себерәбез, ә чүпне махсус чүплеккә илтеп түгәбез. Тирә-юньдә чисталык булгач үзеңә дә рәхәт бит ул.
Күршеләребез дә пөхтәлекне ярата. Әйтик, Ринат Хәсәнов ялгызы гына яшәсә дә, капка төбен, өй тирәсен гел тәртиптә тота, кышын пөхтәләп карын көрәп куя.
Авыл мәдәният йортында эшләгәч, без күмәк өмәләргә дә еш чыгабыз. Җәй-яз айларында юл буйларын, чишмә, сулыклар тирәсен дә чистартып торабыз. Чисталык булдыру өчен бергәләп тырышырга кирәк.
Гөлфирә Хөсәенова.
Урманасты Үтәмеш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык Урманасты Үтәмеш