28 февраль 2018 яңалыклары
-
Башкортcтанда автобус белән йөк машинасы бәрелешә, 9 кеше вафат булуы билгеле
М5 юлынының 1546 чакрымында, Олы Теләк авылы янында, зур авария була, дип яза РФ ГИБДДсайты. Уфа-Усть-Катав маршруты белән баручы «Ман» йөк машинасы һәм «Мерседес Спринтер» микроавтобусы бәрелешкәннәр. Автобусның салонында 12 пассажир булырга мөмкин дип фаразлана. Әлеге вакытта 9 кеше вафат булуы билгеле. Һәлакәт урынында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре эшли. Фотолар...
-
Түбән Кәминкәдә гармун моңнары тынмый
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортында "Тынмасын гармун моңнары" исем астында зур чара оештырып, читтә яшәүче якташларына да зур бәйрәм ясадылар. Бу чара авылдашлар очрашуы кебек үтте. -Түбән Кәминкә гомер-гомергә гармунчылары белән дан тоткан авыл, шуңа күрә гармунчылар бәйрәме оештыру хыялы күптән туды, - ди авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән...
-
Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары сәхнә тотты
Чирмешәнгә республиканың сәнгать осталары концерты белән килгән җырчы Артур Шугаепов: "Сезнең як мишәр кызын "урладым",- дип тамашачыда интрига уятты. Кемгә, кайсы авыл кызына күзе төшкән, анысы сер булып калды, ә менә Артурның, башка җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын Чирмешән тамашачысы бик яратты. Бушлай концерт иде бу. Бер сәгать ярымлык программа. Республиканың...
-
Чирмешәндә “Яшел ут” бәйгесенә йомгак ясалды
Район балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап үткәрелгән "Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә "Ромашка" балалар бакчасы беренче урынны яулады. "Ландыш" (Чирмешән") һәм "Ромашка" (Күтәмә) балалар бакчалары икенче һәм өченче урыннарда. Тәрбиячеләр арасында "Чишмәкәй" (Чирмешән) балалар бакчасы тәрбиячесе Әнисә Сибгатуллина беренче урынга лаек булган. "Каенкай" балалар...
-
Чирмешән районында яшәүче ике якташыбыз "Татмедиа" бүләген отты
2018 елның беренче яртысына "Татмедиа" басмаларына иң актив язылган "Подписка өчен - телевизор!" акциясендә катнашкан ике якташыбыз отышка ия булды. Кара Чишмәдән Гөлнур Хәмәдиевага һәм Иске Кадидан Динә Вәлиуллинага әлеге бүләкләрне тантаналы төстә тапшырдык. -Ел да 6-7 басмага язылабыз, аеруча "Безнең Чирмешән"не яратып, кулдан-кулга йөртеп укыйбыз, - ди сарык йоныннан...
-
Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары чыгыш ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
2018 елда Татарстанда күп балалы 45 гаилә торак алачак
Бу максатларга республика бюджетыннан 150 миллион сум акча бүленгән. (Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2018 елда Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 45 гаилә торак алачак. Бу максатларга 149 миллион 536 мең сум акча бүленгән. Күпбалалы гаиләләрне республика бюджеты исәбенә торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы...
-
Чирмешән кадетлары Рязаньга десантчы якташыбыз янына барганнар
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты делегациясе Рязаньга, һава-десант команда училищесына барып кайткан. Бу калада алар якташыбыз - әлеге хәрби училищеда быел укуын тәмамлаячак Нариман Сваровский белән күрешкәннәр, курсантларның тормыш-көнкүрешен күреп кайтканнар. -Нариман безнең өчен экскурсия оештырды, мәдәни программа да әзерләгәннәр, анда бар да ошады, - ди кадетлар белән үзе дә Рязаньда булган...