28 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Пенсияләр түләүгә былтыр 730 миллион сум акча тотылган
1 февральдән пенсияләр 11,4 процентка артты. -Пенсия күләме артканнан соң, февраль аенда безнең районда гына да өстәмә 5 миллион 900 мең сум акча кирәк булачак, январьда бу максатларга 62 миллион 300 мең сум акча тотылды,- ди РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. Иминият пенсиясенең уртача күләме - 10595,...
-
Ульяновка артистлары Чирмешәндә сәхнә тотты (+ФОТО)
27 январь көнне район мәдәният йортында Ульяновкадан килгән җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын бәяләделәр. Халык иҗатының район фестивале бәйгечеләре тамашачыларга чуваш, рус җырлары тәкъдим итте. Ә Сосновка авылы балалары хәтта татар телендә дә җырлады. Концертка ульяновкалылар күбәү - 50 кеше килгән.Ульяновкадан "Юрай" ("Умырзая"), Сосновкадан "Шангарау" ("Кыңгырау"), Девичья Поляна авылыннан "Надежда" вокаль...
-
Әмирдә туган балага – 100 мең сум
Себердә яшәүче якташларыбыз, эшмәкәрләр: бертуган Әгъләмовлар 2015нче елны Әмир авылында туган һәр балага 100 мең сум акча вәгьдә итәләр. -Билгеле, баланың әти - әнисенең авылда пропискада торуы һәм инде авылда яшәүләре дә шарт,- ди Миндар Әгъзам улы. Сүз уңаеннан, узган елны Әмир авылында биш бала туган. Автор фотолары.
-
Ивашкино фермерлары беркемгә дә бурычлы түгел
Ивашкинода җирләр чүп тукландырып ятмый. Бар да хуҗалы, файда китерә. Фермерлар пай җирләрен елдан-ел нәтиҗәлерәк кулланырга тырышалар. Николай Серендеев былтыр да мең гектардан күбрәк мәйданда бөртеклеләр үстергән. Һәр гектардан уртача 17 центнер уңыш җыйганнар. Уҗым культуралары да чәчеп калдырганнар. Пайчыларга икешәр центнер бодай бирелгән. -Быел чәчәргә тулысынча җитәрлек орлык саклауда...
-
Югары Кәминкәдә сугыш ветераны торак шартларын яхшыртуда ярдәм көтә (+ФОТО)
Алты ел ярым армия хезмәтендә булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Билалов торак шартларын яхшырту буенча дәүләттән тиеш ярдәмне алу өчен программага керә, чиратка - учетка баса алмый икән. Бу хакта аның зарын ишеткәч, Югары Кәминкәдә узган халык җыенында район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин әлеге эштә җаваплы белгечләргә конкрет бурыч куйды:...