Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ивашкино фермерлары беркемгә дә бурычлы түгел

    Ивашкинода җирләр чүп тукландырып ятмый. Бар да хуҗалы, файда китерә. Фермерлар пай җирләрен елдан-ел нәтиҗәлерәк кулланырга тырышалар. Николай Серендеев былтыр да мең гектардан күбрәк мәйданда бөртеклеләр үстергән. Һәр гектардан уртача 17 центнер уңыш җыйганнар. Уҗым культуралары да чәчеп калдырганнар. Пайчыларга икешәр центнер бодай бирелгән. -Быел чәчәргә тулысынча җитәрлек орлык саклауда...

    Ивашкинода җирләр чүп тукландырып ятмый. Бар да хуҗалы, файда китерә. Фермерлар пай җирләрен елдан-ел нәтиҗәлерәк кулланырга тырышалар.

    Николай Серендеев былтыр да мең гектардан күбрәк мәйданда бөртеклеләр үстергән. Һәр гектардан уртача 17 центнер уңыш җыйганнар. Уҗым культуралары да чәчеп калдырганнар. Пайчыларга икешәр центнер бодай бирелгән.
    -Быел чәчәргә тулысынча җитәрлек орлык саклауда тора, беркемгә бер тиен дә бурычыбыз юк, хезмәт хакы түләнгән,- ди сезон вакытында 20-30ар кешене эшле итүче эшкуар.
    Халык җыенында чыгыш ясап, Серендеев үз хезмәткәрләренә рәхмәтен дә ирештерде.
    Геннадий Макаровның да эшләре бер рәткә салынган, хуҗалыгы, биләмәләре киңәя бара. Савым сыерлары гына да 44 баш икән. Былтыр 844 центнер сөт сатканнар. Урын җитмәгәнлектән, яшь бозауларны да саткаларга мәҗбүр булганнар. Техника ягулыгы да кирәк бит. Аңа акча җиткерү кыен.
    Үсемлекчелектә дә тәҗрибәсе бар Макаровның. Былтыргы корылыклы елда язгы бодайдан, гектардан - 28, солыдан 26 центнер уңыш җыя алганнар.
    Ул да чәчүлек орлык ягыннан тыныч, орлыкларның зур өлеше элиталы, суперэлиталы, чиста. Техникалары гына тузган, бу өлкәдә ярдәм кирәк.
    Сергей Кудряшов исә яшелчәчелек белән алдыра. 2014нче елда ике миллион сум чамасы бәялек кишер, кәбестә, суган, сарымсак, бәрәңге үстергәннәр. Бар да уңган. Әлеге культуралар уңышын урнаштырып та өлгергәннәр, барысын да кырдан ук төяп киткәннәр.
    Кудряшовның гаилә бизнесыннан башкаларга да өлеш чыга. Сезон вакытында аңа туган-тумачасы, тирә-күрше дә булыша. Бушка түгел, акчасын да түлиләр.
    Сергей МТЗ-82 тракторы сатып алган, башка кайбер техникасын да яңартырга уйлый. Кышкы чорда ук орлыклар хәзерләү мәшәкатьләрен дә истән чыгармыйлар.
    Алар узгандагы үз эшләре, киләчәккә ниятләре турында Ивашкинода узган җыенда сөйләделәр.
    Бу җирлектә социаль сфера игътибар үзәгендә. Былтыр Ивашкинода тагын бер - Ленин урамы юлын вак таш түшәп шомартканнар. Әккәрәйдә яңа ФАП төзелде. Моңа кадәр мәктәпләр үзгәртеп корылган иде. Дөрес, җирлектәге ике авылда да төзәтәсе, төзисе юллар тагын бар. Мәдәният йортлары ремонт сорый. Бүген җыен узган мәдәният йортында нык суык, җылы киемсез утырып, эшләп булмый.
    Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин биредә җылылык челтәрләрен яңартуда мөмкинлек табарга ышандырды, башка кайбер сораулар буенча да чара күреләчәген әйтте.
    Ивашкинода бер, өске урамга җәйге вакытта су начар килә ди. Мәктәпнең коймасын яңартуда булышлык сорыйлар. Сугыш чоры балаларына, элек колхозда эшләп ялга чыккан ветераннарга игътибар җитми, дарулар белән тәэмин итү ягыннан сораулар бар. Киләчәктә мондый җыенны Әккәрәйдә аерым үткәрергә кирәк, диделәр.
    Быел Ивашкино җирлегендә дә референдум үткәреп, аннан соң җыелган үзсалым һәм республикадан шуңа өстәп биреләчәк акчаларга электр яктырткычлар өчен сузылган чыбыкларны яңартырга килештеләр. Үзсалым акчасының күләме бер кешедән 300 сум итеп билгеләнде.
    Былтыр җыелган үзсалым акчасы чишмәләрне төзекләндерүгә һәм зират коймаларын буяуга тотылачак.
    -Ивашкино һәм Әккәрәй авылларының киләчәге бар. Балалар бакчаларына 78 сабый йөри икән. 2014тә 15 бала туган. Ике авылда 1374 кеше гомер итә (261е- пенсионерлар). Унике гаилә йорт төзи. Сыер, бозау, дуңгыз асраучылар күп,- ди җирлек башлыгы Никонор Ефимов.
    Автор фотолары.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: