Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ульяновка артистлары Чирмешәндә сәхнә тотты (+ФОТО)

27 январь көнне район мәдәният йортында Ульяновкадан килгән җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын бәяләделәр. Халык иҗатының район фестивале бәйгечеләре тамашачыларга чуваш, рус җырлары тәкъдим итте. Ә Сосновка авылы балалары хәтта татар телендә дә җырлады. Концертка ульяновкалылар күбәү - 50 кеше килгән.Ульяновкадан "Юрай" ("Умырзая"), Сосновкадан "Шангарау" ("Кыңгырау"), Девичья Поляна авылыннан "Надежда" вокаль...

27 январь көнне район мәдәният йортында Ульяновкадан килгән җырчы һәм биючеләрнең чыгышларын бәяләделәр.

Халык иҗатының район фестивале бәйгечеләре тамашачыларга чуваш, рус җырлары тәкъдим итте. Ә Сосновка авылы балалары хәтта татар телендә дә җырлады.
Концертка ульяновкалылар күбәү - 50 кеше килгән.Ульяновкадан "Юрай" ("Умырзая"), Сосновкадан "Шангарау" ("Кыңгырау"), Девичья Поляна авылыннан "Надежда" вокаль ансамбльләре Чирмешән тамашачысының күңелен яулый алды. Чирмешән сәнгать мәктәбенең Ульяновкадагы филиалы балалары -"Росинки" хореография коллективы (җитәкчеләре-Гөлнара Зайцева) төрле халыкларның сигез биюен күрсәттеләр.
-Кызганыч, артистларыбыз арасында ир-егетләр юк. Концертка әзерләнергә вакыт та азрак калды. Шунлыктан чыгышыбызда кытыршылыклар булса да, тамашачылар безгә алкышларын кызганмады, рәхмәт аларга. Солистларыбыз Ольга Сурикова, Людмила Прокопьеваларның җырлавын да халык яхшы кабул итте. 6 февраль көнне шушы коллектив белән Шешминка мәдәният йортында чыгыш ясарга әзерләнәбез,- ди Ульяновка мәдәният йорты директоры Нина Ефимова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ульяновка Смотр башланды