27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Яңа ел салаты!
Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез. Кирәк: * тавык түше - 150 г; * бәрәңге - 2 данә; * маринадлаган кыяр - 3-4 данә (вак); * башлы суган - 1/2 данә; * йомырка - 3 данә; * кишер - 1 данә; * майонез - 3 аш кашыгы; * тоз, борыч; *...
-
Мөселманнарга Яңа елны каршы алырга, балаларны чыршы бәйрәменә җибәрергә ярыймы?
Кыш бабайны чакырыргамы-юкмы? Чыршы сатып алыргамы, әллә, хуш исе чыгып торсын өчен, бер-ике ботак алу да җитәрме? Яшь балалары булган күп кенә гаиләләрдә бу көннәрдә шул җәһәттән баш ваталар. Мөселманнар арасында, Яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, аңа битараф булырга тиешбез, дип исәпләүчеләр дә шактый.//Ватаным Татарстан// Шул уңайдан күренекле мөселман...
-
Бер җылы сүз җитә
Мин гомерем буе райпо системасында эшләдем. Пенсиягә чыккач та озак еллар авыл кибетендә хезмәтемне дәвам иттем. Отчет белән барганда райподагы кызлар ачык йөз белән каршы ала иделәр, ерактан килдегез дип кайнар чәй белән дә сыйлый иделәр. Без, гадәттә, Чирмешәнгә Иске Котыш кибетчесе Нина Хайсанова белән еш бардык. Райпо коллективы әле...
-
Югары Кәминкә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре башлыклары яңа машиналарда йөриләр
Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе съездыннан Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин яңа машиналарда кайтканнар. Әлеге автомобиль ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 «Шевроле Нива» машинасы ачкычы алганнар. Җиде ел дәвамында Татарстанда җирле үзидарәләргә...
-
Якташыбыз Минсәгыйт Шакиров Лашман укучыларына күчтәнәч җибәргән
Лашман урта мәктәбенең 182 укучысы да шушы көннәрдә бүләкләр алып сөенде. Азык-төлек пакетларын якташыбыз Минсәгыйт Шакиров җибәргән. Ул былтыр да балаларга шундый күчтәнәчләр алган. Укучыларның әти-әниләре, укытучылар, мәктәп дирекциясе, әлеге изге гамәле өчен, Минсәгыйт Закир улына рәхмәт белдерәләр, саулык, имин тормыш телиләр. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән мәктәп укучыларына пакетлар тапшырдылар
Быел Яңа ел алдыннан районда 1622 балага яңа ел пакетлары тараттылар. Әлеге бәйрәм күчтәнәчләрен башлангыч сыйныфларда укучы һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балаларга, рәхмәт яусын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тапшырдылар. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешән районының яшь көрәшчеләре Әлмәттән призерлар булып кайттылар
Милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәттә узган XI яшүсмерләр турнирында районыбыз көрәшчеләре өченче урын яулады. -Безнең команда, нигездә, "Чирмешән" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Лашман мәктәбе укучылары иде, - ди спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Илгизәр Закиров. -2нче...
-
Яңа ел безгә нинди күчтәнәчләр әзерли?
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик. Пенсия өлкәсенә килгәндә, гадәттәгечә, киләсе елга да ул аз булса да артачак: иминият пенсиясе дә, социаль пенсия алучыларныкы да. 2018 елның төп яңалыгы эштән китәргә җыенган пенсионерларга кагылышлысыдыр. Хәзер алар, яңа закон нигезендә, эштән...
-
Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Беренче тапкыр туган көнемне уздырмадым” /фото, видео/
24 декабрьдә Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Вәлиеваның туган көне иде. Алсу быел беренче тапкыр туган көнен уздырмады. Сәбәбе аңлашыла да кебек… Бу көннәрдә ул әнисе белән бәйле мизгелләр белән уртаклашты. "Иң рәхәт чаклар… Сагынам шул мизгелләрне", дип әнисе белән карда аунаган видео да урнаштырды. - Беренче тапкыр үземнең туган...
-
Сосновкада яшәүче Прокопьевлар Суздальда җиңеп кайтканнар
Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Суздальда узган Халыкара фестиваленда катнашып, "Җиңүче" Дипломы һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнар. -Без бу чарада икенче ел рәттән катнашабыз, - ди Людмила Владимировна.- Фестиваль быел да искиткеч югары дәрәҗәдә узды. Программа да бик бай булды, эшлекле очрашулардан тыш, конкурслар, концерт, күргәзмә-ярминкә,...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда...
-
“Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләде
"Безнең Чирмешән" газетасы сайтында "Безнең бакча" дигән фотобәйгедә Кармыштан Гыймадиевлар гаиләсе җиңүче булды. Бәйгедә бу юлы да безнең даими укучыларыбыз, Гыймадиевлар гаиләсе активлык күрсәтте, алар беренчеләрдән булып фоторәсем җибәрделәр. Алай гына да түгел, тавыш бирү барышы белән гел кызыксынып тордылар, үзләренә "җанатарлар" да таптылар. Гыймадиевлар исәбендә 27 тавыш һәм лаеклы...