26 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Чирмешән ветераны башкаларның да 100 яшькә җитүен тели
Чирмешән районында яше 100 дән узган өч кеше гомер итә. Узган атнада сугыш һәм хезмәт ветераны Георгий Васильевич Гришанинны да юбилее белән котладылар.
-
Берәү Чирмешән автоинспекторларына 50 мең сум ришвәт тәкъдим иткән
19-25 ноябрьдә район полиция бүлегендә 40 хәбәр кабул ителгән. Элек кылынган җинаятьләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган.
-
Чирмешәндә эшмәкәрләр проблемалары хакында сөйләштеләр
Чирмешәндә, яшьләрнең ял итү үзәгендә “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” дип аталган очрашуда җирле эшмәкәрләрне борчыган проблемалар турында сүз барды.
-
Путин хезмәт хакы һәм пенсия күрсәткечләрен уртача итмәскә өндәде
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, россиялеләрнең реаль кереме мөһим.
-
Бәркәтә юлындагы автоһәлакәттә бер пассажирның гомере өзелгән
Бәркәтә юлында “ZAZ Chance” автомашинасы әйләнеп каплана һәм анда утырган 30 яшьлек пассажирның шунда ук гомере өзелә. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, ул да, шофер да исерек булганнар.
-
Гражданнарны кабул итү була
2018 елның 30 ноябрендә ТР Гостехнадзор хезмәтенең Чирмешән районындагы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе начальнигының беренче урынбасары Халиков Мөнир Афраем улы сәгать 9 дан 12 гә кадәр гражданнарны кабул итә.