26 октябрь 2017 яңалыклары
-
ЧИРМЕШӘН КЫЗЫ "ТАТАР КЫЗЫ" БӘЙГЕСЕН КАЗАНГА КИТЕРДЕ
Ниһаять, тагын бер милли бәйге тәмам: "Татар кызы - 2017" билгеле булды. Тумышы белән Татарстанның Чирмешән районыннан булган, хәзерге вакытта Казан федераль университетында укучы Гөлназ Гатина бу исемгә чыннан да лаек иде. 2016 елда бәйгедә Башкортстан кызы җиңү сәбәпле, быелгы бәйгенең финал этабы Уфада узды. Башкаланың иң эре концерт залларының...
-
Бәркәтә мәктәбендә чәчәк үсентесе дә табыш китерә
Кадыйр Гомәров фотосы Бәркәтә мәктәбенең тәҗрибә участогы зур - яшелчә игәргә, җиләк-җимеш куакларына да, чәчәк үстерергә дә җитәрлек. Мәктәп каршында чәчәк клумбалары гына да 8 сутый мәйдан били. Быел да биредә нинди генә чәчәкләр үстермәгәннәр. -Үзебездән арткан чәчәк үсентеләрен сатып та акча эшләдек. Яз көне моңа сорау бар, - ди...
-
"Зур этнографик диктант" сәнгать мәктәбендә үтә
Марат Гомәров фотосы 3 ноябрь көнне Чирмешән дә "Зур этнографик диктант" акциясенә кушылачак, ул балалар сәнгать мәктәбендә оештырыла. Халык бердәмлеге көне алдыннан булачак әлеге чара быел 85 төбәктә уза. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча...
-
Рөстәм Миңнеханов: «Бу - ашыгып карар кабул ителә торган мәсьәлә түгел»
Бу минутларда Дәүләт Советы утырышы бара. Анда дистәгә якын депутат: Разил Вәлиев, Римма Ратникова, Ирек Шәрипов, Ринат Закиров, Татьяна Воропаева һәм башкалар татар теле мәсьәләсендә ачыклык кертүне, татар теле укытучыларын яклауны, Татарстан Республикасы прокуроры һәм Мәгариф министрының җавап бирүләрен таләп иттеләр. "Безнең күптән көн тәртибен мондый әрнүле чыгышлар белән тулыландырган...
-
Чирмешән районында кайбер машина йөртүчеләргә дә такси чакыртырга туры килә
Законнар кырыс булуына карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә. Агымдагы елның узган 10 аенда гына да район территориясендә аракы эчеп руль артына утырган 47 кеше тоткарланган. ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкуров әйтүенчә, андыйлар арасында башка төбәктә яшәүче автомобильчеләр дә бар, шулай да күпчелеге -...
-
Халык туган телне яклап, Дәүләт советы бинасы каршына җыелды
Бүген иртәнге сигездә тел язмышына битараф булмаучылар Дәүләт советы каршында флешмоб үткәрде. Алар анда татар халкының гимнына әйләнгән "Туга тел" җырын башкардылар, депутатларга "Әлифба" китаплары өләштеләр. Хәзерге минутларда баручы Дәүләт советы утырышында тел мәсьәләсе дә каралачак. Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы shahrikazan Безнең сайтта укыгыз: Чирмешән районы башлыгыннан бүләккә - район газетасы...
-
Чирмешән районы башлыгыннан бүләккә - район газетасы
"Якыннарыңны яздыр!" акциясе кысаларында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешәндә яшәүче күп балалы Надежда Герасимовага 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен район газетасына подписка бүләк итте. -Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды, рәхмәт, - ди Надежда Александровна. - Матбугат басмаларына язылу вакытында балам белән больницада булу сәбәпле бу яртыеллыкта газетасыз калдым....
-
Чирмешән районында тагын 24 мең гектар җир эшкәртәсе бар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 27 мең гектар, ягъни тиешленең яртысыннан чүт кенә күбрәк җир эшкәртелгән. "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Агропродукт", "БиоАГРО", "Ильхан" җәмгыятьләрендә бу агротехник чара соңга кала, быел үтәлеп тә бетмәү куркынычы бар. Әле тагын бер мең гектарда шикәр чөгендере алырга кирәк, алынганы - 950 гектар. Быел әлеге культура гектардан...