26 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан вәкилләре Венгриядә EuroSkills чемпионатында Россия данын яклаячак
Будапешта профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды.
-
“Безнең Чирмешән“ - “Наш Черемшан“га 4 - 14 октябрьдә түбән бәядән язылып була
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, 4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр “Безнең Чирмешән“ - “Наш Черемшан“ газеталарына юньрәк бәядән язылырга мөмкин.
-
Чирмешәндә яшәүче Фазыйл Әхмәтҗанов фронтовик бабасының каберен күреп кайткан
Күңелдә йөрткән хыял кайчан да булса тормышка аша. Дистә еллар узгач булса да, Туймәттә туган, Чирмешәндә яшәүче Фазыйл Әхмәтҗанов әтисенең, абыйсының һәм үзенең күңелендә йөрткән уен чынга ашыра - улы Ислам белән бабалары Һади күмелгән җирдә булып кайталар.
-
Игорь Бикеев: Татарстан халкы министрлыкларның 2019 елга бурычларын билгели алачак
Республикада дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык билгеләүче һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тотучы проект башланды.
-
Түбән Чегодай янындагы чишмә һаман чүп эчендә
Чирмешәнннән Түбән Чегодайга керү юлындагы чишмә тирәсе һаман ташландык: чүп-чар җыелмаган чүп үләннәре чабылмаган.
-
Чирмешән районында экстремизмны кисәтүгә кагылышлы ункөнлек узды
Районда узган “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хокук саклаучылар, прокуратура, дин вәкилләре белән берлектә бик күп төрле чаралар оештырылды.
-
Чирмешәндә бер машина йөртүче юлга “баш төзәтеп” чыккан
ЮХИДИ инспекторлары район үзәгенә төньяктан керә торган уңайда, “Чирмешән” язуы - аншлаг янындагы юл чатында “Приора” җиңел автомашинасын туктаталар. Документларны тикшергән вакытта, аның йөртүчесеннән алкоголь исе килеп китә: бу кеше – быел районда автоинспекторларга исерек килеш эләккән кырыгынчы машина йөртүче.
-
Чирмешән районында Өлкәннәр көне үңаеннан төрле чаралар булачак
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, шул уңайдан районда олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары узачак.